Ике туташ 54 яшьлек хатын-кызны үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткән

Туташларның берсе сөяркәсенең шул хатын-кыз белән чуалуы турында фикергә килгән.
Чиләбе өлкәсендә 18 яшьлек һәм 23 яшьлек ике туташны хөкем иткәннәр. Алар, көнчелек җирлегендә, 54 яшьлек хатын-кызны урлаганнар һәм бик каты кыйнаганнар. Моннан тыш аны үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта “KazanFirst” төбәк прокуратурасынаң матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. Ике туташ теге хатын-кызны машина багажнигына этеп-төртеп керткәннәр дә урманга алып киткәннәр. Анда, үтерү белән янап, бичараны куллары белән үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Шул рәвешле мыскыл итү генә җитмәгән: хатын-кызны рәхимсез төстә кыйнаганнар да әле. Шуннан соң качканнар. Зыян күрүче, юлга чыгып, көч-хәл белән машинага утырган һәм шул тирәдәге торак пунктка кайтып елгылган.

Баксаң, 18 яшьлек туташ сөяркәсенең теге хатын-кыз белән чуалуы турында фикергә килгән икән.
Туташларның икесе дә 4әр елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Алар “Кеше урлау” статьясы буенча гаепле дип танылган.


Фикер өстәү