Татарстанда блогер туташны махсус хәрби операциягә каршы чыккан өчен 3 елга колониягә озатканнар

Казанның Яңа Савин районы суды дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәгән туташка – блогер Парвинаханә Әбузәровага хөкем карары чыгарган.

“Татар-информ” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, Әбузәровага 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә хөкем карары чыгарылган. Блогер гомуми режимдагы колониядә утырачак. Ул үзенең гаебен танымаган.

Исегезгә төшерәбез: ел башында Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгының Экстремистлыкка каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда экстремистлык рухындагы язмаларны социаль челтәрләргә урнаштырган бер туташны тоткарлаган. Блогерның постлары “Дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә өндәү” статьясы буенча җинаять эше кузгатуга китергән.

“Туташка Федераль иминлек хезмәте идарәсе тикшерүчесенең чакыруы буенча килү бурычын йөкләгәннәр. Әмма ул аны үтәүдән баш тарткан һәм теркәлү урыны буенча күзгә-башка күренмәгән. Шул рәвешле мәҗбүриләү чарасын бозган өчен федераль эзләүгә игълан ителгән”, – дип сөйләп үтелгән ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Берникадәр вакыттан соң туташны табып, тоткарлаганнар. Март ахырында Казанның Вахитов районы суды аны өй арестына җибәргән. Моңа кадәр “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, судка ул халаттан гына килгән. Блогер, өс киеменнән баш тартып, хезмәткәрләргә буйсынмавын күрсәткән.


Фикер өстәү