Татарстан Югары Суды үз аягында йөри алмау хәленә килгән 68 яшьлек пенсионер хатын-кызны рәхимсез төстә үтерү турында эш буенча хөкем карары чыгарган. Аның белән бергә яшәгән ирне җинаять оештырган өчен – 20 елга, ирнең дустын, үтерүчене – 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “ТНВ” хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, хөкем ителүчеләр 2021 елның 17 июнендә әлеге хатын-кызның Казан шәһәре Грузовая урамында урнашкан йортына ут төрткән. Инвалид хатын-кыз, йөри алмавы сәбәпле, тереләй янып үлгән. Тегеләр шундук кулга алынган. Җинаять алдыннан хатын-кызны йортын, машинасын һәм фатирын сату-алу килешүенә кул куярга мәҗбүр иткәннәр. Соңгысын ир 800 мең сумга саткан.
Җинаять эше буенча, җинаятьче ир һәлак булган хатын-кыз белән 2017 елда танышкан. Озакламый болар бергә яши башлаган. Шуннан соң хатын-кыз туганнары белән аралашудан туктаган. Сөяркәсе йөри алмый башлагач, ир үзе янына дустын – җинаятьтәшен дә алган.
Судта үтерүне оештыручы ир-ат, янәсе, җинаятькә бернинди дә катнашы булмавын расларга маташкан. Имештер, дусты аңа яла яккан. Җинаятьтәше исә үзен тыныч тоткан. Суд утырышында берни дәшмичә, күзләрен идәнгә төбәгән хәлдә тыңлап кына утырган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat