Гүзәл Уразова: «Психологка барып җитмәсәк тә, «ычкынган» чаклар була…»

Җырлы гаилә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов «Нигә белмәдем» җырына төшерелгән клипларын тәкъдим итте. Гүзәл Уразова сүзләренчә, әлеге клиптагы вакыйгалар тормыштан алынган.

— Бу — безнең тормышның бер өлеше. Әле психологка барып җитмәдек, шулай да, «ычкынган» чаклар була инде. Буран да туздырабыз, яшен дә яшьнәтәбез, көләбез дә, елаган чаклар да була. Тик бирешмәскә тырышабыз. Ни булса да, без бергә. Яраткангадыр, күрәсең. Ни өчен яратасың, дисәләр, үзем дә белмим, нигә яратканымны әйтә дә алмыйм, — дип язган Татарстанның халык артисты социаль челтәрләренең берсендә.


Фикер өстәү