Татарстанда дустын үтереп, аның хатыны белән кызын көчләгән ирне кулга алганнар

Тикшерү фаразлары буенча, ир кеше башта дустын үтергән, аннары аның бергә яшәгән хатыны белән кечкенә баласын көчләгән.

Чаллы суды дустын үтереп, аның сөяркәсе белән кызын көчләгән 26 яшьлек Зәй кешесен рәшәткә артына озаткан.

3 ноябрь көнне җинаятьче дустына кунакка килгән. Ирләр кәеф-сафа корып утырганда низагка керәләр. 26 яшьлек «кунак» 38 яшьлек ирнең муен, арка һәм күкрәгенә пычак белән кадый. Зыян күрүче шунда ук үлә. Ир моның белән генә туктамый: башта 35 яшлек хатынны, аннары аның 6 яшьлек кызын көчли.

Хәзер әлеге фактка бәйле 3 маддә буенча җинаять эше ачылган.


Татарстанда дустын үтереп, аның хатыны белән кызын көчләгән ирне кулга алганнар” язмасына фикерләр

  1. какой позор, пусть сгниет в тюрьме. Тормэдэн ул кайтачак.Вот минем телэгем, андый кеше барыбер наст. кеше булмаячак, лудше может элеккечэ его уничтожить?

Фикер өстәү