Казанда кабак җыялар: «Үзезгездән артып калганны безгә алып килегез»

Татарстанлылар артык калган кабакларын терлек азыгына тапшыра ала. Яшелчәләр чиста, күгәрексез һәм чери башламаган булырга тиеш. Әлеге эш белән Идел буе экология компаниясе шөгыльләнә.

Яшелчәләрне Гадел Кутуй урамы, 160а адресы буенча эш көннәрендә 8.30-20.00 сәгатьләрдә Идел буе экология компаниясе офисына китерергә була. Җыю 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык җыелган кабакларны оештыручылар Биектау районындагы кәҗәләр үрчетүче фермер хуҗалыгына тапшырачак.

– Теләге булган кешеләр кабакларны офиска керү юлындагы контейнерларга салып калдыра ала, – диде безгә биредә эшләүче хезмәткәр. – Мондый акцияне быел беренче тапкыр эшлибез. Башка елларны әлеге фермерга Яңа ел бәйрәменнән соң чыршылар җыеп илтә идек.
Әлеге акция 3 ноябрьдә башланган. Әлегә яшелчәләрне алып килүчеләр күп түгел икән. Бәлки, моның сәбәбе мәгълүмат аз булудадыр. Шулай да егермеләп кеше мөрәҗәгать иткән инде.
– Кичә генә бер пар килде безгә. Алар бакчаларында кабак үстерә икән. Үзләреннән артып калганны алып килеп тапшырдылар. Яшелчәләрне бушлай тапшыручылар, бәлки, күп тә булмас. Ләкин шул рәвешле без үзебез дә хәйрия эше белән шөгыльләнәбез. Фермерга да үз хисабыбыздан алып барып тапшырабыз, – дип аңлаттылар.

Кабакны китерергә теләге булучылар сорауларны шулай ук +7(987)413-54-75 телефоны аша да шалтыратып бирә аласыз.
Кабак авыл хуҗалыгы хайваннары өчен файдалы, чөнки анда витаминнар һәм каротин бар. Соңгысы үсүгә ярдәм итә һәм антиоксидант үзлекләргә ия. Ә кабак төшләре паразитлардан профилактикалауда ярдәм итә.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү