Кредитны түли алмаганда судсыз гына банкротлыкка чыгарга мөмкин

Быел 1 сентябрьдән Россия Федерациясе законында “Кешене судсыз гына банкрот дип тану” дигән төшенчә пәйда булган. Аның нигезендә, түбәндәге очракларда кешене судсыз гына банкрот дип танырга мөмкиннәр:
— акчалата бурычы күләме кимендә 50 мең сум һәм күп дигәндә 500 мең сум тәшкил итсә;
— бернинди дә мал-мөлкәте булмаса:
— гариза тапшыру датасына үзенә карата “Башкару производствосы турында” 02.10.2007 ел, №229-ФЗ 46 статьясындагы 1 өлешенең 4 пункты буенча эшне тикшерү төгәлләнсә һәм башка эш кузгатылмаса.
Шушы шартларның барысы да үтәлгән очракта, Күп функцияле үзәккә тиешле гариза язып тапшырырга, гаризага барлык кредиторларның исемлеген кушып бирергә кирәк. Гражданинны банкрот дип тану турында гариза формасы Россия Икътисади үсеш министрлыгының 04.08.2020 ел, №497 боерыгы белән расланган. Шуннан соң Күп функцияле үзәк өч эш көне эчендә мәгълүматларны Банкротлык турында мәгълүматларның бердәм федераль реестрына (ЕФРСБ) кертергә тиеш.
Шуннан соң инде кешенең бурычы буенча кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертелә, неустойкалар (штраф, пенялар), процентлар түләтү туктатыла.
Бурычлының судсыз гына банкрот буларак танылу чорында матди хәле яхшыра икән, ул биш эш көне эчендә бу хакта Күп функцияле үзәккә хәбәр итәргә тиеш. Шуннан МФЦ өч эш көне эчендә кешенең судтан тыш банкротлыгы процедурасын туктату турында мәгълүматларны Банкротлык турында мәгълүматларның бердәм федераль реестрына кертә.
Судтан тыш банкротлык процедурасы алты ай дәвам итә. Шушы вакыт узгач, кеше үз бурычларын түли алмый, дип таныла һәм гаризасында күрсәтелгән күләмдә бурыч түләүдән азат ителә.
Судтан тыш банкрот дип тану турында гаризаны кабат инде 10 елдан соң гына тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү