Татарстанда сөйгәнен һәм аның әти-әнисен үтергән егет гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән

Бүген Татарстан Югары судында Казаннның Чуйков урамында өч кешене үтерү турындагы эш буенча хөкем карары чыгарылды.

Гаепләнүче Рөстәм Мөхәммәдуллин гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителеп, махсус режимлы колониягә озатыла.

Узган елның 7 гыйнварында Рөстәм Мөхәммәдуллин үзенең дус кызына һәм аның әти-әнисенә кунакка килә. Кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыга. Егет сөйгәнен һәм аның әти-әнисен вәхшиләрчә үтерә. Экспертлар корбаннарның тәнендә 30га якын пычак ярасы исәпләгән.

Гаепләнүче өстеннән шикне төшерү өчен үзенә берничә тапкыр пычак белән кадый һәм тәрәзәдән сикерә.

Кызның әтисе очрашуларына каршы булганлыктан егетнең әлеге адымга барганлыгы ачыклана.


Фикер өстәү