Фаҗига 2021 елның Раштуа төнендә булган.
Татарстан Югары судында 23 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллинга карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү башлана. Әлеге егет сөйгәнен һәм аның әти-әнисен 2021 елның 7 гыйнварында пычак белән чәнчеп үтергән.
Тикшерүчеләр фикеренчә, Рөстәм сөйгәне белән аерылышкач, мөнәсәбәтләрне яңартырга теләгән, әмма кыз моңа каршы килгән. Шул сәбәпле низаг уты кабынган.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига Казанның Чуйков урамындагы күп катлы йортта килеп чыккан. Вәхши 18 яшьлек Камилә Төхвәтуллинаны, аның әнисе – 59 яшьлек Фәридәне һәм әтисе – 62 яшьлек Рафаэльне үтергән.