Чаллыда уен белән мавыккан егет әтисен үтергән, әнисен яралаган

Бүген иртән Чаллының 38нче комплексындагы фатирларның берсендә коточкыч хәл булган. Анда пычак белән җәрәхәтләр ясалган 62 яшьлек ир-атның мәете табыла. Ә аның  пычак белән яраланган 61 яшьлек хатыны хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Россия Җинаять кодексының «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда шикләнелеп, әлеге парның 21 яшьлек уллары тоткарланган.

Казан көллияте студенты булган 21 яшьлек егет әти-әнисе янына каникулга кайткан. Тикшерү барышында егетнең букмекер контораларында ставкалар белән эш итүе ачыкланган. 3 август кичендә әтисе өенә кайткач, залдагы телевизорларының юкка чыгуын күреп ала. Техниканы уллары ломбардка тапшырган дип фаразлана.

Тикшерү барышында алар арасында низаг килеп чыгуы һәм улының әтисенә пычак белән кадавы ачыклана. Бу вакытта егетнең әнисе кайтып керә, ул аның эченә пычак белән кадый.

Әти-әнисенең банк картасын урлап, егет аннан 400 мең сум акча салдыра. Аннары гына яраланган әнисен хастаханәгә илтергә дип кайта һәм качып котылмакчы була. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүче утырып качкан автомобильне ачыклый һәм эзләү барышында аны тоткарлыйлар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара


Фикер өстәү