6 август көнне башкала күгенә 30 очкыч күтәреләчәк

Бу көнне Казанда Россия һава көчләре көненә багышланган чара узачак.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин сүзләренә караганда, башкаланың «Казан» гаилә үзәге каршында узачак «Мин һаваны сайлыйм!» чарасы кысаларында очкычлар 300 метр биеклеккә күтәреләчәк. Моннан тыш чарада катнашучыларны парашютчылар чыгышы, парашют җыю буенча мастер класс, һава техникасы күргәзмәсе дә көтә. Чара көндезге 15 сәгатьтә башлана.
Моннан тыш биредә үзебездә җитештерелгән кул эшләнмәләрен дә сатып алырга мөмкин булачак.
Узган ел «Мин һаваны сайлыйм!» тамашасында 35 меңләп кеше катнашкан булган.


Фикер өстәү