Казанда егетләр татар биюе буенча “Батыр батл”да көч сынашачак

Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. 18 август, 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда (Җиңү проспекты урамы, 48а йорты) татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.

«Батыр батл» дип исемләнгән мастер-классны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков алып барачак. Чара җанлы музыка астында узачак: биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music ярдәм итәчәк.

«Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда артистлар перформанс оештырачак һәм чын егетләр биюен күрсәтәчәк. Владислав Уткин белән Данил Исхаков арасында бию батлы узачак. Шуннан соң биючеләр катнашучылар арасыннан үзләренә команда туплаячак. Шулай итеп, һәр теләгән кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен генә өйрәнеп калмый, ә профессиональ биючеләр ярдәмендә каршы як команда белән батлда ярышачак. Чарага керү ирекле.

ВРЕЗКА
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланды. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча барлыгы 6 мастер-класс оештырылды.
Бу юлы мастер-класс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү