Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясалачак

16 майда Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары йомгаклау тамашасы белән тәмамланачак. Чарада укучылар татар биюе һәм сүз сәнгате буенча дәресләр вакытында алган күнекмәләрне күрсәтәчәкләр.

Проектларда Казанның 40 мәктәбеннән 700 ләп укучы катнашты. Дәресләр дүрт ай – февраль аеннан май аена кадәр дәвам итте.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләрендә укучылар татар халык биюенә өйрәнделәр. Балалар белән профессиональ биючеләр һәм хореографлар эшләде. Дәресләр татар телендә барды.

«Сөйлә» проектында катнашучылар сәнгать телен өйрәнделәр. Алар өчен тел техникасы, татар телендә сүз сәнгате буенча мастер-класслар оештырылды. Дәресләрне театр артистлары һәм телетапшыру алып баручылары үткәрде.

Йомгаклау концерты 16 май көнне 14:00 сәгатьтә Казан шәһәре Совет районының 180 нче номерлы гимназиясендә узачак, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Май уртасыннан «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан паркларында һәм скверларында дәвам итәчәк, теләге булган һәркем катнаша ала.

 


Фикер өстәү