Татарстанның Урман хуҗалыгы министры: «Быел Татарстанда урман янгыннарына бәйле гадәти булмаган хәл күзәтелә»

Татарстан урманнарында янгынга бәйле гадәти булмаган вазгыять саклана. Бу хакта Хөкүмәт Йортындагы брифингта Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Җәйге хәлне исәпкә алып, хакимият урманнарга керүгә бәйле чикләүләр кертте. Алар ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

— Быел Татарстанда урман янгыннарына бәйле гадәти булмаган хәл күзәтелә. 6 июльдән республика территориясендә эссе һава торышы саклана, урыны белән һава температурасы +31 градуска кадәр җитте, — диде министр Равил Кузюров. — Хәзер август, көз якынлаша, шуңа да карамастан, һава температурасы эссе кала бирә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, ким дигәндә, 21 августка кадәр янгын куркынычының дүртенче классы сакланачак әле.


Фикер өстәү