«Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең чираттагысында Себер татарлары биюен өйрәтәчәкләр

29 июнь 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган проектының өченче дәресе.

Себер татарларының фольклор бию үрнәкләренә багышланган «Аяк-уен» программасы биючеләрнең перформансыннан башланып китәчәк. Әлеге программа кысасында тамашачылар арасында интерактив уздырылачак, катнашучылар Себер татарларының халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән таныша алачак.

Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнаячак. Алдагы чаралардан аермалы буларак бу кичтә вокалист, мультимузыкант – тальянда, думбрада, ятаганда уйнаучы Айдар Низамов башкаруында Себер татарларының халык җырлары да яңгыраячак.

Уеннар белән үрелеп баручы мастер-классның остазлары, профессиналь биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты, педагог-балетмейстеры Фәнис Хәйруллин. Бию дәресе кичәсенең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.


Фикер өстәү