Дәү абыйлар бүләге: 40 меңнән артык балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр

Язарга – каләм, сызарга карандаш бар. Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысасында 1 нче сыйныфка баручы – 7 меңләп, 2–11 сыйныфларда укучы 33 меңнән артык балага букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак. Әлеге бүләк аз керемле гаиләләрнең хәлен ни дәрәҗәдә җиңеләйтә?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге акция аз керемле, күпбалалы, тәрбиягә алынган, авыру балаларга булышуны күздә тота. Быел шулай ук Луганск һәм Донецк республикаларыннан күченеп килгән 300 бала да читтә калмаячак. Кесә ягы такыррак булган гаиләләрдәге балалар башкалардан ким-хур булып бармас өчен, ел саен иганәчеләр үз өлешләрен кертә, игелек марафоннары уза, шулай бер көнлек хезмәт хакын күчерүчеләр дә бар. Тиеннән күл җыела. 2007–2021 еллар эчендә акция 1 нче сыйныфка баручы 227 мең 270 баланы букчалы иткән. Шулай ук мохтаҗ булган башка гаиләләрнең балалары да нәүмиз калмаган һәм калмый. Бу – барлыгы 306 миллион сумлык ярдәм дигән сүз.

Үзең сатып ала башласаң, барысын да беләсең. Дәү абый-апалар бүләк итә торган портфель һәм кирәк-яракларның бәясе башлангыч сыйныфлар өчен – 4200, уртанчы сыйныфларга – 3000, зурракларга 2800 сумга төшә. Әйтик, пенал – 359, фломастер – 159, гельле каләм – 62,90, пумала – 129 сум. Бу – портфельгә тутырылган кайбер кирәк-яракларның бәясе генә. Исемлек шактый озын.

Әлеге ярдәмне гаиләләр сөенеп аламы, әллә ниндидер читенсенү дә бармы?

– Бүләкне кыенсынып алмыйлар. Бу сорауга фәлсәфи яктан да карап була. Әти-әнинең мәктәпкә әзерләргә мөмкинлеге дә булмау – ул бик үк әйбәт күренеш түгел. Гомумән, безнең дәүләттә андый нәрсә булырга тиеш түгел. Кызганыч, мохтаҗлар да бар шул. Авыр хәлле гаиләләр өчен бик зур ярдәм бу. Бәяләр дә көннән-көн артып тора бит. Әлбәттә, ун меңлек ярдәм булса, тагын да яхшырак булыр иде. Болай 2 мең тирәсе чыга, – ди Балтач районының мәгариф идарәсе башлыгы Ренат Мөхәрләмов.

Балтач районында узачак август киңәшмәсендә 40лап баланы сөендерергә ниятлиләр. Шуның 7се – 1 нче сыйныфка баручылар. Быел районда барлыгы 360 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлый икән. Кайбер эшмәкәрләр балаларга бүләкне тапшырырга өлгергән дә инде. Әйтик, бер кибет хуҗасы 5,5 мең сумлык мәктәп формасы бүләк иткән. Бу ярдәм Балтачта яшәүче Айгөл Шәйдуллина гаиләсенә бирелгән.

– Без дүрт бала тәрбиялибез. Сәмир быел 1 нче сыйныфка бара. Калганнары кечкенә әле. Социаль яклау бүлегеннән, сезгә ярдәм бар, дип шалтыраттылар. Сәмиргә өр-яңа костюм бүләк иттеләр, рәхмәт яугырлары. Сөендек инде. Мөмкинлегебез юк дип, ярдәм сорап йөргән юк. Әлегә ирем генә эшли, шуңа күрә бераз кыенрак, – ди Айгөл Шәйдуллина.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү