«Мине күрсәң, ела…»

Киеренкелек, өметсезлек, чарасызлык… Планетада барган вакыйгаларның күбесен, кызгыныч, шундый сүзләр белән бәяләргә мөмкин. Хәлләр өченче дөнья илләрендә дә, үзләрен алтын миллиардка керткән халыклар яшәгән төбәкләрдә дә катлаулы.

АКШта Pew (Pew Research Center) дип аталган үзәк американнар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен игълан итте. Халыкның 72 проценты балалары киләчәктә әти-әниләренә караганда авыррак финанс хәлендә калачак дип курка. 2020 елның мартында (коронавирус кризисы башланганда) андыйлар 57 процент булган. Дөньяның икътисади яктан алга киткән 19 илендә (алар арасында Япония, Франция, Италия, Канада, Бөекбритания, Австралия һәм Көньяк Корея да бар) халыкның 70 проценты киләчәк буыннарның матди хәле өметсез дип саный.

Иктисади кризис хакимлек ияләреннән дилбегәне кулда тотып тору өчен интригалар оештыруны таләп итә. АКШта Трамп белән бәйле хәлләр куерды. Элеккеге президентның 2024 елда хакимияткә әйләнеп кайту шансы үсә. Оппонентлары, моны булдырмас өчен, гадәттән тыш адымнар атлыйлар. Экс-президентның Флоридадагы утарында тентү оештырылды. Яшерен мәгълүмат саклаучы 11 комплект документ таптык, диделәр. Андый документлар махсус урыннарда гына сакланырга тиеш икән. Хәзер Трампны шпионлык турындагы законны бозуда гаеплиләр. Реаль төрмә срогы белән яныйлар. Трамп үзен гаепсез дип саный, кәгазьләрне алган урыннарына кире куюны таләп итеп, нәгърәләр ора. Трампны утыртсалар, илдә гражданнар сугышы башланачак, дип әйтүче белгечләр дә бар.

Фото: vesti.ru

Американнар тышкы сәясәттә дә ут белән уйнауларын дәвам итә. АКШ конгрессменнары һәм сенаторлары делегациясе янә Тайваньга килде. Пелоси кайтып киткәнгә әле 12 көн генә узган иде. Кытыгына тисә дә, Кытай бу юлы мускуллар уйнатып җавап бирә алмады. Көн саен хәрби өйрәнүләр оештырып торып булмый бит инде.

Европада да рекордлы корылык дәһшәтле кисәтү белән аваз бирде. Континентта елгалар моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә саега. Чехиядә, Нидерландта, Германиядә «ач таш»лар күренә башлады. Урта гасырларда, елга саегып, шул ташлар күренә башласа, бу ачлык көтелүен хәбәр итә торган булган. Эльба елгасындагы шундый ташларның берсенә «Мине күрсәң, ела» дигән язу да уелган. Хәзер бу ташлар күренеп кенә калмыйлар, су астыннан тулысынча чыгып беттеләр. Хәлне соңгы 500 елдагы иң көчле корылык дип бәяләүчеләр бар. Германиядә Рейн елгасы рекордлы дәрәҗәдә саекты. Бу атна башыннан анда кораблар йөзә алмаячак, диләр. Бу Германия икътисадының 0,5 процентка түбәнәюен вәгъдә итә икән.

АКШта да яңа температура рекорды куелды. Континенталь штатларда июль аендагы 17,6°Cлык иң югары төнге температураны теркәделәр. Океаннарны һәм атмосфераны тикшерүче Милли идарәдә моны күзәтүләр алып барган 128 ел эчендә июль ае өчен генә түгел, гомумән, барлык айлар өчен дә иң югары төнге температура дип бәяләделәр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү