Владимир Путин һөҗүмнән саклап калган чик буе сакчыларына ветеран статусы бирү турында законга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция башланганнан бирле Россия чигендә үз бурычларын үтәгән Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренә сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирүне күздә тоткан законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Закон 2022 елның 24 февраленнән Россия Федерациясе территориясен кораллы һөҗүмнән саклау бурычларын, шулай ук дәүләт чигендә, Украина, Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрелүче районнар тирәсендәге субъектларның чик буе территорияләрендә кораллы провокацияләр барышында хәрби бурычларын үтәгән ФСБ органнарының хәрби хезмәткәрләренә кагыла.
“Ведомости” язганча, ФСБ мәгълүматларына караганда, 2 мең кеше – ветеран булып, 10 кеше – инвалид булып танылырга мөмкин. Шул рәвешле закон проектын тормышка ашыруны финанслау өчен 43 миллион сум таләп ителәчәк.


Фикер өстәү