Махсус операциядә катнашучыларга ветеран статусы бирү турында закон чыкты

Россия Президенты Владимир Путин бүген Донбассны яклау өчен махсус операциядә катнашучыларның хәрби хәрәкәтләр ветераннары дип тану турындагы федераль законга имза куйды.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Закон Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә, башка хокук саклау һәм көч структуралары хезмәткәрләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусын билгели. Статус 2022 елның 24 февраленнән билгеләнә.

Әлеге законны үтәү чыгымнарын финанслау федераль бюджет акчасы исәбеннән гамәлгә ашырыла. Закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Әлеге инициатива белән «Бердәм Россия» партиясе чыккан иде. Партия җитәкчесе Андрей Турчак сүзләренчә, махсус операциядә катнашучылар Әфганстан, Сирия һәм башка кайнар нокталарда булган ветераннар куллана торган социаль яклау системасына керәчәк. Бу турыда ТАСС яза.

24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул ДНР һәм ЛНР җитәкчеләре ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итүе, Украинада махсус хәрби операция башлануы турында белдерде. Көнбатыш илләре операцияне гаепләде һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.

Соңрак Роскомнадзор массакүләм мәгълүмат чараларыннан махсус операцияне яктыртканда Россия рәсми чыганакларындагы мәгълүматны гына файдалануны таләп итте. Аннары Путин Россия Кораллы көчләренең гамәлләре турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен җәза бирү турындагы законны имзалады.


Фикер өстәү