Язучы Әсгать Сәлахов вафат булган

Татар матбугаты һәм татар әдәбияты зур югалту кичерә, дип яза matbugat.ru.

Озакка сузылган каты авырудан соң матбугат ветераны, “Әлмәт таңнары” газетасының беренче баш мөхәррире, язучы, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әсгать Сәхап улы Салаховның бүген, 4 августта, йөрәге тибүдән туктаган. Аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү