Чаллыда яшәүче 46 яшьлек ир, әнисенең фатирыннан мәхрүм калудан куркып, апасын үтергән

Бу хакта ул телефон аша әнисенә хәбәр иткән.

“Челнинские известия” язганча, 30 апрельдә шәһәрнең 49 нче комплексында урнашкан йорт фатирында бер ир апасын пычак белән кадап үтергән. Вәхши дачадагы әнисенә шалтыратып, телефон аша: “Мин апаны үтердем! Ул суламый!” – дип кычкырган.

Соңыннан ачыкланганча, үлгән хатын-кыз (54 яшьлек) Казанда риелтор булып эшләгән. Чаллыга инде 25 апрельдә үк үз эшләре буенча кайткан булган. Кызын да әбисенә кунакка алып килгән. Ана кеше, улы белән әрләшүдән куркып, инде бакчага күченгән булган.

Риелтор ханым 30 апрель иртәсендә әнисе һәм беркайда эшләмәүче 46 яшьлек энесе яши торган фатирга сугылган. Әнисе әйтүенчә, улы исерек булган, апасына пычак белән ташланган. Тегесе телефон аша полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Полиция ир-атны бүлеккә алып киткән. Юньсез бәндә, 3 сәгатьтән соң фатирына әйләнеп кайткач, апасының йөрәгенә пычак белән кадаган. Бәхетсез хатын-кыз шундук җан тәслим кылган.
Улы шалтыратканнан соң әнисе, өенә кайтып, полиция һәм “Ашыгыч ярдәм” чактырткан. Вәхши, тоткарланганда, янәсе, апасының фатирдан куып чыгарырга ниятләгәнлеген, шуңа күрә аңа һөҗүм иткәнлеген аңлаткан.

Әнисе әйтүенчә, алар арасында моңа кадәр дә әти-әнисенең фатиры аркасында низаглар чыккалаган. Ир-ат өйләнмәгән, рәсми төстә бер кая эшләми, шешә белән дус. Тораксыз калдыралар, дигән булып, якын туганнары белән бик еш әрләшкән. Әмма ана кеше аңлатып үткәнчә, моңа бернинди дә нигез булмаган.
Россия Җинаять кодексының “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү