«Бер сәгатькә» чакырылган ир апалы-сеңелле ике хатын-кызны үтергән

Башкортстанның Сибай шәһәрендә апалы-сеңелле ике хатын кызны ( берсенә – 66, икенчесенә – 63 яшь) үтерүдә шикләнелүче 42 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Төбәкнең Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгәнчә, аларның мәетләре 18 сентябрьдә табылган. Ике кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза GOROBZOP.RU.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Сибайда яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз полициянең дежур частенә мөрәҗәгать иткән. Ул апасы янына киткән әнисенең өенә кайтмавы, аның туганы фатирында еш кунып калуы, әмма беркайчан да болай озак тормавы, телефонга да җавап бирмәве турында сөйләгән. Моннан тыш ул әнисе туганының фатирыннан начар ис килүен әйткән. Ашыгыч хезмәтләр, ишекне ватып ачып, юрган белән капланган ике хатын-кызның мәетенә тап булган. 66 яшьлек фатир хуҗасының тәнендә – буган эзләр, ә 63 яшьлегенең җилкәсе һәм муенында пычак белән кадаган эзләр табылган.

Тикшерүчеләр күздә тотканча, “муж на час” хезмәте күрсәтүче ир-ат 15 сентябрьдә исерек хәлдә үзенең даими клиентына килгән. Хатын-кыз аннан техникасын төзәтеп бирүне сораган. Әмма ике арада тавыш чыккан. Ремонт остасы клиентын буып үтергән һәм шаһит калдырмас өчен корбанының сеңлесенә пычак белән кадаган. Шуннан соң мәетләрне юрган белән каплап, ишекне эчтән бикләгән дә беренче кат тәрәзәсеннән чыгып качкан.

Бу адәмнең моңа кадәр дә ике кешене үтергән өчен “утырып” чыкканлыгы мәгълүм. Ул җинаять кылуын таныган.


Фикер өстәү