Онколог яман шешнең беренче билгеләрен атап үткән

Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) биология кафедрасы мөдире, танылган онколог, профессор Вадим Покровский яман шешнең беренче билгеләрен атап үткән.

Аның әйтүенчә, организмда яман шешнең “баш калкытып” килүен белү өчен лимфа төеннәрен күзәтеп торырга кирәк. Нәкъ менә шулар хәтәр авыру билгеләрен күрсәтергә мөмкин, дигән ул. Бу хакта “ФедералПресс” агентлыгы яза.
Табиб билгеләп үткәнчә, яман шеш күзәнәкләре иң элек лимфа төеннәренә метастазлар җибәрә. Үпкә яки ашказанында яман шеш билгеләре әле күренмәсә дә, табиб шулар тирәсендәге лимфа төеннәрендә метастазлар табарга мөмкин инде, дигән профессор.

Белгеч шулай ук хатын-кызларның күкрәгендә яман шешнең еш кына култык астындагы лимфатик төеннәргә метастазлар җибәрүен, боларның исә ракның беренче билгеләре булып торуын билгеләп үткән. Табиб сүзләренә караганда, күпчелек очракларда операция ярдәмендә лимфа төеннәреннән котылырга мөмкин.


Фикер өстәү