Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

Чирмешән районындагы  Туймәт авылы әрәмәлегендә сигез кыз күмелгән каберлек бар.  Алар – 1920 елда булган «Сәнәк сугышы» корбаннары. «Бу – әкият түгел, чынбарлык», – ди Ильяс хәзрәт Әһлиуллин. Туймәтлеләр  әлеге урынга килеп, мәрхүмәләр рухына дога кыла хәзер.

Каберлек авылдан ерак түгел. Җирлек башлыгы Айдар Кәримов әйтүенчә,  моңа кадәр анда таш кына торса, хәзер тарихи урынга әйләнгән. Әрәмәлек ярындагы  каберлеккә чардуган һәм такта куйганнар. Сукмак салып, тотынып төшү өчен култыкса да ясаганнар. Мәрмәр табличканы Әкъдәс Гыйматдинов, чардуганны иганәче Рамил Кәримов эшләткән. Ильяс хәзрәт тәкъдимен җиткерү белән, бу эшкә олы яшьтәгеләр генә түгел, авыл яшьләре дә кушылган.

Моңа кадәр авыл халкы сигез кыз язмышын риваять буларак кабул иткән.  Каберлек турында ишетсәләр дә, төгәл урынын белмәгәннәр. Ильяс хәзрәт Әһлиуллин исә моның чынбарлык икәнлеген исбатларга тырышкан. «Туймәтем – туган ягым» китабында да 1920 елның февралендә булган вакыйга турында кыска гына мәгълүмат бар. Әлеге гыйбрәтле хәлне  элек  әби-бабайлар  еш телгә алган. Тик бу кабергә күмелүчеләрнең төгәл кемнәр икәнен белүче юк.  Ильяс хәзрәт хәзер үзе дә  90 яшькә җитеп килә инде. Әтисе – сугышта, әнисе сугышка кадәр дөнья куйган. Ятимнәр йортыннан 3–4 нче сыйныфта укыганда кайткан малай. Өлкәннәрнең  канлы вакыйга турында сөйләвен яхшы хәтерли. Яңгыр сорап, туймәтлеләр  шунда «Карга боткасы» пешергән. Авылда 33 ел имам вазыйфасын башкарган  Ильяс хәзрәт. Шушы вакыт эчендә мәрхүмә сигез кыз авылдашларының төшләренә бер генә мәртәбә  кереп йөдәтмәгән. Әрәмәдә кызлар матур яулыклар бәйләп, милли алъяпкычлар ябып, әйлән-бәйлән уйнаган. Күбрәк шушы төш кергән икән. «Бабай, шул кызлар рухына дога кыл әле», – дип үтенгән авылдашлары. Хәзер җаннары тынычланган, күрәсең. Бу канлы вакыйганың  100 еллыгына  авыл халкы алар истәлегенә корбан чалган.

– 1920 елның февралендә Бәркәтә авылында «Сәнәкчеләр фетнәсе» күтәрелә. Алар Туймәт авылына да килә. 17 яше дә тулмаган бер укытучы кыз  авылга балаларны  кириллицага өйрәтергә килә. Элек 4–7 сыйныфны тәмамлаган балалар мәктәптә укыта иде. Бу укытучы 16–17 яшьлек җиде кызны үз янына  җыйган. Фетнәчеләргә кан коярга сәбәп кирәк. Динне бетереп, рус әлифбасын өйрәтәләр дигән сылтау табып,  кызларны мәсхәрәләп үтерәләр. Бер гөнаһсыз балаларның җаннарын кыйганнар бит, кансызлар, – дип сөйли Ильяс хәзрәт.

Аның әйтүенчә, укытучы кызны авыл зиратына күмәргә рөхсәт итмиләр.  Тәнен юк итәргә, үләт базына ыргытырга кушкач, төнлә елга буена күмәләр. Башка кызларны исә зиратта җирлиләр. Ә укытучының каберен  таш белән тамгалыйлар.

– Ул каберлек елга буендагы чокырда урнашкан. Мин үлсәм, аны күрсәтүче калмас дип борчылдым. Теләгемне иганәче Рамилгә җиткердем. Ул борчылмаска кушты.  Чардуган корып буядылар. Мин барып дога кылдым. Тирә-ягы тәртипкә китерелгәч, тынычландым. Авыл халкы да, яшьләр дә хәзер әлеге урынны белеп тора, – ди хәзрәт.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү