Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

Питрәч районының Шәле авылында башка сыймаслык хәл булган: зираттан 19 ел элек җирләнгән ирнең чардуганын урлаганнар. Җирләнгән кеше – «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляковның хатыны Алсуның әтисе булып чыкты. Хәлне ачыкларга теләп, Артурның үзе белән элемтәгә кердек.  

– Хатынымның әтисе (ягъни минем бабай) 2002 елда вафат булган иде. Ике ел элек кенә аның кабер ташын һәм чардуганын яңарттык. Соңгы тапкыр зиратта узган елның сентябрендә булган идек, – диде ул.

Авылда туганнары – Алсу ханымның бертуган энесе Илгиз абый тора икән. Чардуган югалуын да ул күреп алган. 4 апрельдә, каберлекләргә су агып төшеп, зыян килмәсен өчен, ермак ясарга дип барган булган.

– Бу хәлгә шаккаттык инде без. Дөньяда бу эш булмас, дип әйтерлек түгел икән. Без чардуганны җиргә ныклап беркеткән идек. Йозакка бикли торган әйбер түгел бит инде ул. Затлы металлдан да эшләнмәгән. Гап-гади чардуган. Шунысы кызык һәм кызганыч: иске чардуганны да алып киткәннәр. Зиратка да, гадәттә, кышын барып йөрмибез. Шуңа күрә андый-мондый хәл килеп чыгар дип башыбызга да китермәдек, – дип гаҗәпкә калган Артур Поляков.

Гаиләнең фаразлавы буенча, чардуганны көзен, кар төшкәнче үк алып чыгып киткән булырга тиешләр.

Дөреслек эзләп йөргәндә, гаиләнең хәтерен калдырган тагын бер нәрсә булган: авыл башлыгы Илшат Әхмәтҗанов ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне лаеклы кабул итмәгән.

– Чардуган белән бәйле хәлгә бер гаҗәпләнсәк, авыл башлыгының мөнәсәбәтенә тагын шаккаттык. Урамда килеш кенә башын да күтәрмичә: «Барыгыз, полициягә языгыз. Минем эш түгел бит ул», – дип кенә җаваплап, кире борып җибәрде. Мондый хәлдә аңа мөрәҗәгать итмичә, тагын кемгә барыйк инде без? Җитәкче кеше шундый булырга тиешме? Кем өчендер, бәлки, бу тимер кисәге кебек кенәдер. Ләкин без моны бик авыр кичердек. Күңелдәге изге хисләргә тиде, мәрхүмнәргә карата да мөнәсәбәтне күрсәтә бит инде бу. Моны якын кешебезне мыскыл итү кебек кабул иттек. Без каберлекләрне елга берничә мәртәбә кайтып, чистартып торабыз. Кешегә уңайлы булсын дип, зират капкасыннан ук башлап, бабайның каберенә кадәр юлны үләннәрдән чистарып торам. Чөнки башкача керә торган түгел. Әле ярый узган ел агачларны кисеп, бераз тәртипкә китерделәр. Мин үзем – керәшен. Безнең зиратлар ялт итеп тора, – диде әңгәмәдәшебез.

Авылда зиратлар өчен авыл советы җаваплы. Шуңа күрә без беренче эш итеп, башлык Илшат Әхмәтҗановка шалтыраттык. Тик ул: «Чардуган, гомумән, куелган идеме икән, дигән шигем дә бар минем, – дип безне гаҗәпкә калдырды. – Кереп карап йөргәнем юк. Зират тулысынча әйләндереп алынган, болай гына кереп-чыгып йөрү мөмкин түгел. Дөрес, туганнары фотоларын да күрсәттеләр. Ләкин мин төгәл генә әйтә алмыйм. Безнең авылда мондый хәлнең бер дә булганы юк бит. Аның янында матур чардуганнар күп. Ник аларныкын гына алып киттеләр икән? Гаҗәп бит инде бу. Миңа мөрәҗәгать иткәннәр иде, полициягә хәбәр итегез, дип җибәрдем.

Авылда ике зират бар, тик берсе яңа икән әле. Әлегә беркем дә җирләнмәгән. Икесе дә 1,5 метрлы койма белән әйләндереп алынган.

– Махсус карап, күзәтеп, тәртип саклап торучылар юк инде. Һәркем үз туганының каберен үзе карый. Ел саен халык белән бергә җыелышып чистартабыз. Узган ел да агачларны кискән идек, быел эшне дәвам иттерәбез. 2002 елда вафат булган абый безнең авылныкы түгел ул. Алып кайтып җирләнгән кеше. Улы Илгиз абый Шәледә яши. Ярый, без анысына бер дә каршы түгел, әлбәттә. Ләкин мондый низаг килеп чыгу күңелле түгел. Зират җыештыруда, авыл программаларында катнашканнары бармы икән үзләренең? Бәлки, чардуганны киселгән агач авып, зыян килмәсен дип читкә алып куйганнардыр? Әйтә алмыйм, – диде авыл советы башлыгы.

Шәле авылы имам-хатыйбы Тимур Латыйпов та: «Авылда мондый хәлнең булганы юк иде», – ди.

– Зиратны җыештырырга кирәк булганда, килеп ярдәм итәбез, мәрхүмнәрне җирләүдә катнашабыз. Тик каравылчы тоту безнең вазыйфага керми. Кечкенә авыл зиратларын карап, күз-колак булып торучылар бардыр, бәлки. Тик безнең авыл да, зират та бик зур. Керү юлы гына да берничә бездә.

Аның фикеренчә, чардуган урлау – бик гаҗәп хәл.

– Аларның туганнарының кабере зират уртасында урнашкан. Шунда кадәр кереп, чардуган кадәр чардуганны ничек алып чыгып киттеләр икән? Башка кешегә сатып та булмый. Тимер-томыр җыя торган пунктка тапшырсалар да, күп акча эшләп булмыйдыр дип уйлыйм. Бу эшне, бәлки, гаиләгә начарлык кылу максатыннан, ачуы булган кеше эшләгәндер? Башкача аңлата да алмыйм. Бәлки инде бу эшне бөтенләй акылсыз, вөҗдансыз кеше эшләгәндер. Шулай ук җыештырган вакытта агач авып, чардуганны кырыйга алып куюлары да бар. Алай булганда, туганнары күрер иде… Кыскасы, бик сәер хәл бу безнең өчен, – дип аңлатма бирде имам-хатыйп.

Район администрациясе вәкиле бу хәл турында бездән генә ишетте һәм бик гаҗәпкә калды.

– Мондый хәлнең районда бер дә булганы юк иде. Үзебез дә гаҗәпләндек, – диде. Хәзер әлеге хәл буенча тикшерү бара.

Зөһрә Садыйкова   

 

 


Фикер өстәү