Мәктәпкә кабул итүнең кызган чагы: «бертуганнар законы» гамәлдә, ташламалар һәм әти-әниләргә ярдәм булачак

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең «Инстаграм»дагы аккаунтында  балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча «туры элемтә» уздырылды. Чараны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова алып барды. Анда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры  урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм башкалар белгечләр катнашты.

1 нче класска кабул итү 1 апрельдә  үк башланса да, әти-әниләр арасында гаризаны кая, ничек тапшырырга, дип кызыксынучылар шактый икән әле. Хәзер  кабул итүнең иң кызган чагы. Гаризаны берьюлы берничә мәктәпкә биреп буламы, мәктәп кайсы очракта баш тарта ала,  ташламалар кемнәргә каралган? Белгечләр кабул итү тәртибенә бәйле сорауларга ачыклык кертте.

 Илдар Гыйльметдинов сүзен бертуганнарның бер мәктәптә белем алу хокукыннан башлады.

– Абыйсы кайда – сеңлесе, энесе шунда укый ала. Иртән әти-әниләр балаларын төрле мәктәпләргә йөртмәсен өчен яхшы карар бу. Берничә көн элек  депутатлар белән мәктәпкә табибларны беркетү турында фикер алыштык. Шулай итеп, мәктәп табиблары барлыкка килер дип ышанабыз. Укытучы да ашыгыч ярдәм күрсәтә белергә тиеш. 1 нче класс укучыларының күбесе психологик яктан әзер түгел. Әйтик, 30 проценты мәктәпкә авыр җайлаша. 17 проценты бик нык борчыла. Әлбәттә, бу аңлашыла да: яңа урын, яңа хисләр. Укытучыларның балаларга карата игътибары бик мөһим. Тиздән укучылар арасында медик-психологик экспертиза үткәрүгә кагылышлы инициативаны карыйбыз. Балалар сөйләмендә кимчелекләр булуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә күп. Әти-әниләргә булышырга, логопедлар санын арттырырга кирәк, – диде  Илдар Гыйльметдинов. – Мәктәп төзү буенча да  сораулар күп  булыр дип уйлыйм. Федераль үзәк төбәкләргә бакча-мәктәпләр төзергә булыша, республика да төзелешкә шактый акчалар бүлеп бирә. 2021 елда 17 бакча төзеләчәк. Яңа мәктәпләр төзү дәвам итәчәк. Казанда да берничә мәктәп сафка басачак.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов  1 нче класска кабул итү тәртибе белән таныштырды.

– Норматив база үзгәрә, яңара, бу – тормыш таләбе. Яңа кагыйдәләр булдырылды. Быел  гаризаларны кабул итү 1 апрельдән 30 июньгә  кадәр дәвам итәчәк. Беренче этап мәктәпкә беркетелгән йортта яшәүче әти-әниләргә кагыла. Буш урыннар калса, 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр башка микрорайоннарда яшәүчеләр гариза китерә ала. Хокук саклау, полиция органнары вәкилләре, хәрбиләрнең балаларын кабул иткәндә  ташламалар каралган. Гаризаны берничә мәктәпкә бирергә мөмкин.

«Туры элемтә»дә әти-әниләр Казанда төзелүче мәктәпләр турында кызыксынды. Соңгы ун елда  башкалада 10 яңа мәктәп, 3 корпус төзелгән. Шәһәргә якын бистәләрдә  1 нче сыйныфларны автобуслар йөртми, диючеләр дә булды. Әтнәдән  бер ана башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату турында сорашты. Әлбәттә, алга таба да бу эш дәвам иттереләчәк. Быел 100дән артык мәктәп ашханәсе ремонтланачак.

Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтүенчә,  узган ел  1 нче сыйныфка кабул итү буенча 12  кеше мөрәҗәгать итсә, быел 5 сорау килгән. Шуларның берсе сәламәтлеге чикләнгән балаларга кагыла, дүртесе кабул итү кагыйдәләре һәм «бертуганнар законы» белән кызыксынган. Сораулар барысы да балалар файдасына хәл ителгән.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү