Зиратта үскән җиләкне ашарга ярыймы?

Адәм баласын җир куенына иңдерүгә сорау туа: кабер өстенә таш куяргамы, әллә чардуганына мәрмәр такта гына беркетергәме, агач утыртыргамы, чәчәк белән генә чикләнергәме, ташка ни дип язарга… Каберстанга баглы шушы мәсьәләләр хакында «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Әйе, үлем, бакыйлыкка күчү хак. Ахирәт белән фани дөнья уртасында бәрзәх дигән нәрсә бар. Бәрзәхтә чагында тәнебез – кабердә, җаныбыз махсус бер урында була. Кабер ул – безнең вакытлыча кала торган урын (анда бер мең ел булырбызмы, фәлән мең елмы – моны Аллаһы Тәгалә генә белә), һич тә мәңгелек йорт түгел. Шуңа күрә зират мәсьәләсе – четерекле мәсьәлә. Ислам динендә урталыкны яратабыз. Артык зур игътибар да бирмәскә, кул да селтәмәскә кирәк. Зур игътибар бирсәк, фиргавеннәр кебек пирамидалар ясый башларга мөмкинбез. Шул ук вакытта зиратка йөрмичә, аның ташландык хәлгә килүенә дә юл куймау мәслихәт. Дини яктан килгәндә, Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган. Зиратны төзек-пөхтә тоту таләпләре бар. Шул таләпләрне үтәгән сурәттә зиратны карап тору рөхсәт ителә. Инде килеп, кабер өстенә агач утыртырга ярыймы дигәндә, ярамый дип әйтеп булмый. Әйтик, риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез кабер өстенә хөрмә агачы утыртып куйган булган. Тик игътибарлы булырга кирәк: артык зур булып үсә торган каен, нарат агачлары булса, каргалар оясына әйләнсә, корыган ботаклары сынып торса, тамырлары күрше-тирәсендә кабер казырга комачауласа, кисүең хәерлерәк.

– Балтач районындагы Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне кебек авылларда, киресенчә, мәһәбәт наратлар тирә-якка ямь, хозурлык биреп утыра.

– Ул чагында, билгеле, кисмәскә кирәк. Югыйсә, ботаклары тәрене хәтерләтә дип,  күркәм генә үсеп утырган агачларны кисү очракларын ишеткәнем бар. Бу – бер хорафат кына. Комачауламый икән, кисмәгез. Һәр зират үзенчәлекле. Кайбер галимнәр, чирәме, үләне корымаган икән, аны йолкымагыз; алар кабер әһелләренә тәсбих-истигъфар кылып, гафу итүне сорап тора, дип әйтәләр.

– Кабер өстенә нинди таш куярга?

– Бездә уздырып җибәрү дә сизелә.  Хәтта кайберәүләр кеше биеклеге кадәр таш утыртып куя. Утырып, басып торган, машина янына баскан рәвешендәгеләр дә очрый. Андый әйберләр кирәкми. Ул – исраф. Кабер өсте ачык калырга тиеш. Яңгыр тамчылары,  кабер туфрагына төшеп, истигъфар кылуны сорый диләр. Кабер өстен бетонлап, таш җәеп куйсаң, яңгыр тамчылары эләкми ич.

– Чәчәк утыртырга ярыйдыр инде?

– Матур итеп чәчәк үстерү ярый, билгеле. Чүп үлән үскәнче, чәчәк үсеп утырса, һичшиксез күркәмрәк. Әлбәттә, пластмасса чәчәкләр кирәкмәс. Кара җир калдырып, йолку да яхшы түгел. Чирәм яки тигез генә булып үлән үсеп утырса бик хуп.

– Кабер ташына сурәт куярга ярыймы, куелган булса, алырга кирәкме?

– Таш куюның асыл мәгънәсе – ул кабердә кем ятканны белдерү. Каберлеккә барып, ташны күреп, дога кыласың. Билгеле, артык кыйбатлы, зур ташлар куярга кирәкми. Фотосурәт кую да дөрес түгел. Ни өчен дигәндә, төрле кеше бар. Яшь кеше үлеп киткән икән, әти-әнисе, якыннары гадәттә аның янына еш килә. Фотога карап, көтеп тора, озатып кала шикелле тоела, дип сөйләшә башлыйлар. Шул рәвешле ул тора-бара бер сынга әверелергә мөмкин. Шуңа күрә ташка гади генә итеп исемен, әтисенең исемен, фамилиясен; туган-үлгән көннәрен язарга кирәк. Мөселман икәнен белдерү өчен ярымай сурәтен куйсак яхшы була.

– Ташка нәрсә дип язарга? Коръән аятьләре язарга мөмкинме?

– Миңа калса догалар, Коръән аятьләре язу кирәкмәс. Әнә «Болгар» саклаулыгындагы чиркәү нигезенә кабер ташлары салып калдырганнар. Күпме кабер ташы бүген кемнәргәдер тротуар булып хезмәт итә. Әгәр бүген мәрмәргә Коръән аятьләре язып куйсак, өч йөз елдан соң да ул кабер ташы булып басып торыр дигән ышаныч юк. Кемдер аны вакытлар узу белән таптап йөрсә, гөнаһы язган кешегә дә булачак.

– Кайбер кеше шигырь юллары – икеюллыклар, дүртьюллыклар яза. Кайберәүләр, гаиләңнән соңгы бүләк, дип куя.

– Шигырь юллары ярый. Тик мин «соңгы бүләк» дигәне белән килешә алмыйм. Кабер ташы, чардуган куйдың да, шуның белән беттемени?! Даими рәвештә дога кирәк. Минемчә, болай аңлап бетермәгәннәр яза. Таш, чардуган куйгач, синең өстән төштемени?! Төрекләр кебек, һәрберебез шушындый халәттә булачак, җир куенына кереп ятачак, безнең өчен догада булыгыз, дигән кебегрәк язу отышлы, минемчә.

– Әйтик, кайбер галимнәр, Аллаһның рәхмәтендә булсын, дип язарга тәкъдим итә.

– Була, билгеле. Тик Аллаһ сүзе булгач, тапталып йөрү ихтималы бар.

– Чардуган куелырга тиештер бит?

– Чардуган беренче нәүбәттә кабер өстен таптап йөрмәс өчен кирәк. Хәзер зират тирәсен биек коймалар белән уратып алалар. Мал кереп, таптап йөрү ихтималы юк. Миңа калса, башкалар таптап йөрү ихтималы булмаса, ярты метрлы чардуган кую зарурлыгы да юк. Һәрхәлдә калын-калын, очлы башы тырпаеп чыгып торган, киемеңне эләктереп ертырдай тимер чардуганнар кую вакыты үткәндә калырга тиеш. Әнә Яңа бистә зиратына керсәң, исең китәрлек. Кабереннән чыгып качмасын өчен куйганнар диярсең! Җеназаны алып барганда, аеруча кыш көннәрендә тирәсеннән үтеп китүе дә кыен.

– Хәзер байтак кына җирдә ташны, кабер өстенә куймыйча, чардуганга гына беркетеп куя башладылар.

– Әйе, алай эшләргә дә мөмкин. Иң мөһиме: кем кабере икәнен белеп булса, шул җитә. Гадәттә безгә килгән гарәпләр, сездә нигә зур кабер ташлары куялар, дип шакката. Гарәп илләренә кар яумый ич. Кечкенә генә таш куйсаң да, табып була. Тик, алда әйткәнемчә, кешене шаккатырам, мөмкинлегем бар, дип мавыкмаска кирәк. Уртача таш булсын, матур булсын! Кабер өсләре чиста-пөхтә торсын!

– Мәрҗани  нәрсә, ничек язасын әйтеп тә калдырган.

– Мәрҗани әйтер ул. Тик бөтен кеше дә галим түгел ич. Шәригатькә каршы килә торган нәрсәләр әйтеп калдырса… Гомумән, каберлекнең үз әдәбе бар. Зиратка керүгә кабер әһелләренә сәлам бирергә кирәк. Кайбер галимнәр каберлектә дога кылырга гына рөхсәт итсә, кайберәүләре Коръән укырга да мөмкин, ди. Үлгән кешеләрдән без ярдәм сорамыйбыз. Киресенчә, алар өчен сорыйбыз, Аллаһның ярлыкавын үтенәбез. Анда намаз уку, кабер өстендә утырып тору, таптау рөхсәт ителми. Зиратка иртән, көндез яки кичен генә барырга ярый дигән, тәгаен билгеләнгән вакыт юк. Билгеле, тәһарәтле баруың яхшы. Аннары хатын-кызга мәрхүмне җирләгән вакытта зиратка керергә тәкъдим ителми.

– Зиратта үскән үләнне чабарга, җиләген ашарга ярыймы?

– Чабарга ярый, билгеле. Тик чамалап чабарга, ташларга зыян китермәскә кирәк. Югыйсә элекке вакытларда кайбер зират карап торучылар, искергән, ава башлаган дип, байтак борынгы кабер ташын койма янына китереп куя башлаган иде. Шомырт, гөлҗимеш, җиләк үсә, экологик чиста җирдә икән, исраф китмәсен дип, ашарга була.

– Кайбер авылларда, агачлар зур үсте, авып төшеп, тирә-ягындагы каберләргә зыян китерергә мөмкин дип кисә, тракторлар белән тарттырып чыгара башладылар.

– Трактор белән кермәгез дип әйтүе ансат, әмма агачларны үз җилкәңә салып ташый башласаң, бик көчле, чыдам адәмнәр кирәк. Вазгыять нинди бит? Әгәр анда яшь егетләр, ир-атлар күп икән, җилкәгә салып та ташырга мөмкин. Электр пычкысы булса, ике-өч метрлы итеп ваклап турыйсың да, читкә чыгарасың. Монда инде мөмкинлеккә карап. 6-7 кеше генә җыелса, кыенгарак туры килә. Соңрак ыгы-зыгы чыкмасын өчен, каберләргә зыян салмыйча эшләргә кирәк.

– Иясез кабер ташларын, гомумән, караучысы калмаган каберләрне кем кайгыртырга тиеш?

– Бу – бик изге эш. Кемнең мөмкинлеге бар, шул карап тора ала. Авыл җирендә бу эш, белүемчә, авыл җирлеге советы җилкәсендә.

– Гадәттә зират эчендә үскән агачларны, кисеп, койма янына китереп өяләр дә, шунда череп, әрәм булып ята. Үз өйләренә алып кайтып кулланырга яхшысынмыйлар.

– Билгеле, алып кайтып ягу-куллануның бер начарлыгы да юк. Һич югы бер бичара карчыкка бирергә мөмкин. Ул агачны сатып, акчасын зират коймасын буярга, җыештырып торуга тотарга була. Мәсәлән, минем туган авылымда зират агачларын кисеп, пилорамада ярдырып, ләхет такталары ясадылар. Хәзер җирләгәндә бушлай шуннан файдаланалар.

– Кайбер кеше чардуганын буйый да, пумаласын да, буяу савытын да шунда калдыра.

– Алай эшләргә ярамый. Бу – бер хорафат кына. Буявы күбрәк калса, аны өйгә алып кайтып китәргә, һич югы,  чүплек ясамыйча, пумала, чүпрәкләрне чүп савытына салырга кирәк.

– Кайберәүләр, кошларга җим булыр дипме, кабер өсләрендә ризык калдыра башлады.

– Бәлкем савабы булыр, тик болай эшләргә кирәкмидер. Менә Төркиядә кабер ташы ясаганда су җыела торган улак кебек нәрсә эшләп калдыралар. Безнең дә кайбер якларда, кабер ташы өстендә су җыелып торсын, кошлар кунып эчәрлек булсын дип, уенты ясап калдыралар. Мәрхүмгә савабы килеп торсын дип эшләнә бу.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү