Чуашстанның элекке башлыгы Михаил Игнатьев үлеменең сәбәбе билгеле булды

Матбугат хәбәрләреннән күренгәнчә, ул  Санкт-Петербург шәһәренең  бер хастаханәсенә  инде май ае башында ук пневмония диагнозы белән эләккән. Шуннан бирле үпкәләре бик нык зарарланып, хроник авырулар барлыкка килеп,  реанимациядә ЭКМО аппараты ярдәмендә генә яткан.

Аңа  58 яшь булган. Михаил Игнатьевның үлеме турындагы хәбәрне “РИА Новости” агентлыгына Чуашстанда башлык вазыйфаларын үтәүче Олег Николаев җиткергән. “Бу хәл рәсми каналлар буенча расланды”, – дигән ул.

Михаил Игнатьев Чуашстан Республикасын 2010-20120 елларда җитәкләде.  Гыйнвар аенда ул, ышанычны югалту сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан вазыйфасыннан читләштерелде.  Аңа кадәр   журналистлар адресына әдәпсез сүзләр әйтеп, Аның кулыннан янгын машинасы ачкычын алганда,  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрен сикерергә мәҗбүр иткән иде.  Бу гамәле өчен аны “Бердәм Россия” партиясеннән чыгардылар.  Май ахырында Югары суд Михаил Игнатьевның  дәгъвасын кабул итте.  Анда элеккеге башлык тарафыннан   вазыйфадан читләштерү турындагы  указны   законлы түгел дип табарга һәм  төбәк законнары буенча каралган социаль гарантияләрне бирергә дигән таләп куелган.  Югары суд   дәгъваның  бары тик вазыйфадан читләштерү турындагы  өлешен генә тикшерүгә алынган.

Республиканың элекке губернаторының хроник авыруы булган, аның сәламәтлеге коронавирус фонында кискенләшкән.


Фикер өстәү