Иделдә су төбенә киткән көймәдәге 8 яшьлек малайны тапканнар

Чуашстанда Иделгә баткан катерның бер пассажиры мәетен тапканнар. Коткаручылар эзләүне дәвам итә. Бу хакта proГОРОД Чуашстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Су төбенә киткән катердагы 8 яшьлек малайның мәете 1 августта Чуашстанның “Три дуба” бакчачылык ширкате белән Хыркасы авылы арасында табылган. Коткаручылар мәеткә фаҗига булган урыннан берничә чакрым ераклыкта яр буенда тап булган. Көймәне йөртүченең язмышы әлегәчә мәгълүм түгел.
Исегезгә төшерәбез: 29 июльдә Чуашстанда давыл вакытында 5 урынлы катер су өстендә әйләнеп капланган һәм баткан. Анда 10 пассажир, шул исәптән 6 бала булган. Фаҗигада 2 кеше – 6 айлык нарасый һәм 8 яшьлек малайның гомере өзелгән. Көймә йөртүчене эзләү дәвам итә.


Фикер өстәү