Бер кызны урлап,14 ел буе бер бүлмәдә бикләп тоткан маньяк үзен «өйләнгән» дип акланган

Суд карары буенча Чиләбе маньягы Ческидов 30 сентябрьгә кадәр СИЗОга озатылган.

Чиләбе суды, бер туташны урлап, 14 ел буе беркая чыгармыйча үз өендә тоткан ир-атны 30 сентябрьгә кадәр СИЗОга җибәрү турында карар иткән. Ир кылган гамәлләре буенча гаебен таныган, әмма беркемне дә көчләмәвен белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Суд утырышы барышында ир элек тә “утырып чыкканлыгын”, рәсми төстә өйләнгән булуын, балалары булмавын белдергән. Ул урлаган хатын-кызны көчләүдә гаебен танымаган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 1972 елгы ир-ат, 2009 елның көзендә 1990 елгы кыз белән танышып аны, янәсе, кәеф-сафа кору өчен, үзенең шәхси йортына чакырган. Шуннан соң ул кызны 14 ел буе өендә бикләп тоткан. Психик авыруы көчәю сәбәпле, хастаханәгә озатылгач кына, хатын-кыз аннан качып китүгә ирешкән.

Полициягә зыян күргән кызның апасы мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, психик авырулы ир, кызны өенә алып керүгә үк, сине әсирлеккә алдым, дип, пычак белән янап, мескенкәйне бер бүлмәгә ябып куйган. Әледән-әле көчләгән.


Фикер өстәү