Казан маньягы Игорь Птицын: “Үземә иң кырыс җәза бирелүен сорыйм”

Татарстан Югары Суды яшь кызларны көчләү һәм үтерү турында зур шау-шу тудырган эш буенча хөкем карары чыгарырга җыена.

Казан маньягы Игорь Птицын судта соңгы сүзен әйткән. Росгвардиянең “Охрана” оешмасы каравыл башлыгы тоткарланган көнне эшеннән азат ителгән булган. Вәхши 2009-2017 елларда өч яшь кызны көчләү һәм үтерүдә гаепләнә. Птицын башлангыч тикшерү барышында гаебен таныган, судта исә үзенә гомерлек төрмә җәзасы бирүне сораган. Суд тикшерүе барышында ул тагын 29 кызны көчләгәнлеген яки көчләргә маташканлыгын таныган.

Исегезгә төшерәбез: маньяк бер-берсенә охшаганрак кызларны – 17-22 яшьлек чандыр гәүдәле, саргылт чәчле чибәркәйләрне сайлаган. 2011 елда Дарья Максимовның шул Птицын кулыннан үлүе бөтен Казанны тетрәндерде. Бүген аңа хөкем карары чыгарылачак.


Фикер өстәү