Газетага язылу

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Кешенең инануы дөрес булмаса, гыйбадәт бернинди мәгънәгә ия түгел»

29 октябрьдә Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә «Рухи иминлек архитектурасы: хатын-кыз мәсьәләсе» II Республика форумының пленар ачылышы узды. Әлеге чарада Татарстанның 34 районыннан 110 кеше катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференцияне оештыручы – Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең «Әхмәдзәки» мәчете. Җыенны үткәрүдә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан яшьләре» төбәк Татарстан иҗтимагый оешмасы, шулай ук форумны әзерләү эшен координацияләүче Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәм күрсәтте.

Конференциянең көн тәртибендә хатын‑кызларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, зарарлы күренешләрне кисәтү, кызларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау, алдау, урлауга һәм начар төркемнәргә җәлеп итүгә каршы тору, шулай ук цифрлы киңлектә куркынычсызлык, шул исәптән ясалма фәһемне куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Форумның пленар өлешендә шәрәфле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин; Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы – беренче урынбасар Айдар Сәгытдинов; Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директорының төбәк проектларын координацияләү һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Алексей Петров һ.б.

Форумның пленар өлешен нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые, «Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков алып барды.

Мөфти Камил хәзрәт татар дин галимнәре мирасының әһәмиятен аерым билгеләп үтте.

Ул билгеләп үткәнчә, татар галимнәре ислам тәгълиматын, база кыйммәтләрен югалтмыйча, яңа шартларга яраклаштыра белгәннәр, һәм аларның мирасы – ислам традицияләренең җирле мәдәният белән кушылуы ул, әлеге зур рухи байлык деструктив агымнарга каршы торырга ярдәм итә.

«Күпчелек мөселманнардан аерылган фиркаләр һәм агымнар Ислам тарихының башлангыч чорында да булган. Һәм ялгышучылардан аерылып тору өчен мөселманнар үзләрен «әһле сөннәт вәл-җәмәгать» дип атаганнар. Әлеге төшенчәнең нигезе – Пәйгамбәребезнең ﷺ 73 агым турындагы билгеле хәдисендә. Аның ахырында болай диелгән: «Һәм алар барысы утта, бары бер төркемнән кала». Сәхабәләр сораганнар: «Ий Аллаһның Илчесе ﷺ, бу нинди төркем?» Ул ﷺ әйткән: «Болар – миңа һәм минем сәхабәләремә таянучылар» (әт-Тирмизи). Бүгенге көндә әһле сөннәт кемнәр ул? Шиһабетдин Мәрҗани «әл-Хикмә әл-бәлига әл-җәнния фи шәрех әл-Гакаид әл-хәнәфийә» китабында болай дигән: «Чынлыкта, хаклык, Сөннәт һәм җәмәгать юлыннан баручылар (әһле сөннәт вәл-җәмәгать). Уттан котылучылар – сәхабәләр, тәбигыйннар һәм аларга күркәм рәвештә иярүчеләр. Боларга хәнәфиләр һәм алар белән килешүчеләр керә. Чөнки нәкъ менә алар бу юлдан тайпылмыйча бара һәм аңа ныклап ябышканнар», – диде Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт шулай ук татар мөселманнарының үз юлы, үз мәзһәбе барлыгына игътибар юнәлтте – бу хәнәфи мәзһәбе, әһле сөннәт вәл-җәмәгать гакыйдәсе: «Коръән һәм Сөннәтне без имам-мөҗтәһидләр аңлавыннан чыгып аңларга тиешбез, алайсам буталчыклык килеп чыгачак, һәр кеше санынча мәзһәб булачак».

«Дөрес гакыйдә мәсьәләсе исламда мөһим урын били. Ислам өч нигезгә береккән: иман (ягъни гакыйдә, инану), ислам (гыйбадәт) һәм ихсан (әхлак). Әгәр кешенең инануы дөрес булмаса, гыйбадәт һәм әхлак бернинди дә мәгънәгә ия түгел», – диде Камил хәзрәт.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин киләчәк буыннарга әхлакый һәм дини тәрбия бирүдә хатын-кызның һәм ананың мөһим ролен ассызыклады. «Нәкъ менә сез, хөрмәтле хатын-кызлар, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, аның әхлакый сыйфатларын формалаштыруга зур өлеш кертәсез», – дип мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге чара РФ Президенты тарафыннан расланган террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планына туры килә. Ул Татарстан өчен рухи иминлекнең әһәмиятен һәм мәгърифәтчелеккә исәп тоткан исламны һәм татар халкының күп гасырлык традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул хатын-кызларның төп ролен – әниләр, педагоглар һәм остазбикәләр буларак – балаларны тәрбияләүдә һәм зарарлы идеологияләрне кисәтүдә ассызыклады. Мисал итеп ул Мөхлисә Бубины – мөселман дөньясындагы беренче хатын‑кыз казыйны телгә алды һәм Татарстанның хәзерге мөслимәләре бу традицияне мәгариф һәм хәйрия проектлары аша дәвам итәләр, дип билгеләп үтте.

Форум кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән белән яшәүнең мөһимлегенә багышланган аерым лекция укыды. Ул ассызыклаганча, Кәләм Шәриф көндәлек тормышта – фикерләрдә, сүзләрдә һәм гамәлләрдә төп урынны тотарга тиешлеген ассызыклады, диелә хәбәрдә. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре