Газетага язылу

Татарстанның транспорт компанияләре юл хакын 77 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә

Татарстан Дәүләт тарифлар комитеты транспорт компанияләренең 2027 елга караган гаризаларын карый. Казанда бер тапкырлык юл хакын, акчалата түләгәндә 60 сумга, ә банк картасы белән түләгәндә 50 сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Электрон юл кәгазе белән түләү исә бер юлга 48 сумга төшәчәк, дип хәбәр итә kazanfirst.ru.

Чаллыда транспорт компанияләре, түләү ысулына карамастан, хәзерге 46 сум урынына 56 сум тариф билгеләүне сорый. Түбән Камада – 46 сумнан 60 сумга, Зәйдә – 46 сумнан 77 сумга,  Әлмәттә – 55 сумга, ә Лениногорск һәм Минзәләдә 33 сум урынына 46 һәм 45 сумга күтәрүләрен сорыйлар.

Бу саннар әлегә төгәл түгел. Дәүләт комитеты тариф гаризаларына экспертиза үткәрә һәм йомгаклау күрсәткечләре 2026 елның 20 декабренә кадәр идарә утырышында расланачак. Тарифлар быел ахырына кадәр үзгәрмәячәк һәм 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, яңалары 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Гаризаларны бәяләгәндә, ведомство транспорт эшкуарлыгының гомуми икътисадын исәпкә ала. Чыгымнарның төп статьяларына ягулык, запас частьләр, хезмәткәрләр хезмәт хакы һәм техник хезмәт күрсәтү керә. Льготалы пассажирларның юл хакын компенсацияләү мөһим мәсьәлә булып кала, аларның пассажирлар агымының 70% ка кадәр өлешен тәшкил итә, шул ук вакытта республика бюджеты мондый сәфәрләрнең тулы бәясен капламый, бу транспорт предприятиеләренә өстәмә йөк булып төшә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре