Психик авырулы ир-ат, бер хатын-кызны урлап, 14 ел буе үзендә тоткан

Чиләбе өлкәсендә бер ир-атка карата җинаять эше кузгатканнар. Ул 2009 елда бер хатын-кызны урлап, шушы вакытка кадәр үз өендә тоткан, дип шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, әлеге адәм 2009 елның көзендә, кәеф-сафа кору сылтавы белән, шәхси йортына бер хатын-кызны алып кайткан һәм 14 ел буе аны беркая да җибәрмәгән булырга тиеш. Ирне, психик авыруы көчәю сәбәпле, хастаханәгә салганнар, Шуннан соң хатын-кыз әлеге йорттан качып китә алган.
Тикшерүчеләр “Көч куллану яки көч куллану белән янау нигезендә кеше урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге статья 5 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.


Фикер өстәү