Өч ир-ат бер хатын-кызны урлап алып киткәннәр һәм гомерен өзгәннәр

Җинаять кылуда шикләнелүчеләр тоткарланган.

Новороссийск шәһәрендә бер хатын-кызны урлау һәм үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, өч ир-ат, биредә яшәүче хатын-кызны урлау өчен, җиңел автомобиль хуҗасына һөҗүм иткән. Алар аны багажникка салганнар һәм шуның машинасына утырып, берничә сәгать буе булачак корбанының өен күзәтеп торганнар. Шуннан соң, автомобиль салоныннан видеорегистраторын алып, ир-атны җибәргәннәр.

Берникадәр вакыттан соң теге “өчлек” тагын бер автомобиль хуҗасын багажнигына салып куйган. Хатын-кызны инде шул машинага утырып күзәткәндә, бәхетсезне, урамда һөҗүм итеп, урлаганнар. 30 яшьлеге шул ук көнне хатын-кызны урманга алып килеп, пычак белән кадап үтергән.

Аны тоткарлаганнар. Ләкин ул полиция бүлененә китерелгәч үк җан тәслим кылган. Хәзер бу ир-атның ни сәбәптән үлгәнлеге ачыклана.

Бераздан җинаять кылуда шикләнелүче тагын ике ир тоткарланган. Алар кылган гамәлләрен таныган.
Тикшерүчеләр судка өч ир-атка карата җәза чарасын сайлап алу турында үтенечнамә тапшырырга җыена.


Фикер өстәү