Эльвира Фазлыева кызы үлгәннән соң булган коточкыч хәлләр турында сөйләгән

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева кунак булган. Биредә ул әле беркайда да сөйләмәгән серләрен ачкан. Бу хакта «Интертат» яза.

Эльвираның 4 яшьлек кызының гомере өстенә агач төшкәннән соң өзелде. Кызы белән фаҗига булган көнне Эльвира эштә, эфирга чыгарга әзерләнеп утырган була. Ә кызы өйдә әтисе, иренең олы улы, машина йөртүче һәм няня белән калган була. Баланың өстенә агач төшкәндә янында кеше булмый, әмма алар барысы да шул тирәдә була. Беренче итеп машина йөртүче янына йөгереп килә, әмма соң була инде…

Аида шунда ук яки хастаханәгә килгәч вафат булганмы, бу хакта Эльвира бүгенге көнгә кадәр белми. «Сорамадым да, белергә дә теләмим», – ди ул, елап.

«Шуңа ачу килә, өйдә күпме кеше булган, ә 4 яшьлек баланы беркем карамаган. Шундый җилдә баланы ник чыгарырга иде? Чыгарганнар икән, ник аның янында беркем дә булмаган? Хастаханәгә килеп җиткәч, башта аның үлеме турында әйттеләр, аннары, дарулар эчертеп, янына алып керделәр. Ул анда калды, без кайтып киттек…Иртән моргка бардык, тиз генә күрсәттеләр дә алып киттеләр.

Аиданы җирләгәч без ирем белән озак бергә булмадык. Ирем бу югалтуны берничек тә кичермәде, шуңа да йөрәк әрни, ачуым килә. Кайчандыр әнисе янында утырганда ул: «Аида бар иде, хәзер – юк», – диде. Әнисе дә: «Сиңа Аллаһ җәза бирде», – диде. Улының гаиләсенә кергәнгәдер, ул да мине бик яратып бетермәгәндер инде (Эльвира Фазлыева кызы Аиданың әтисе белән танышканда, ул өйләнгән ир-ат, 3 балалы әти була).

Аннары миндә истерика башланды. Башта томан эчендә кебек булдым, аннары күзләрем ачыла, аңлый башладым. «Баланы ник үзен генә калдырдыгыз» дип, барысын да гаепли башладым, тавыш күтәргән саен, алар мине гаеплиләр иде. Мине бу өйдән куып чыгардылар. Моны беркемгә дә әйткәнем юк иде.

Мин нык ачуым килгәндә аларның гаилә фотосын ерттым. Шул фото өчен аның балалары мине кыйнап, өйдән куып чыгардылар. Ирем аларга бик каршы да килмәде. Мин 3 атна эшкә чыга да алмадым, минем кыяфәтем чыгарлык түгел иде. Өйдән дә чыга алмадым, эшкә дә чыга алмадым. 6 айга административ отпуск алып, әти-әни янына кайттым. Алар булмаса ничек узар идем бу авыр вакытны. Аннары Казанга кайттым, эшкә чыктым. Ул вакытта да нык авыр булды миңа. Мин бу кайгыны ялгыз кичердем, әти-әнием ярдәм итте инде, ирем битараф иде, үземне кулга алып аякка бастым инде…» – дип күңелендәгесен бушаткан ул.


Эльвира Фазлыева кызы үлгәннән соң булган коточкыч хәлләр турында сөйләгән” язмасына фикерләр

Фикер өстәү