Татарстанда балалар бакчасыннан ике кыз качу сәбәпле, тикшерү башланган

Россия Тикшерү комитеты Рәисенә Татарстан Республикасында балалар бакчасыннан ике сабыйның качуына бәйле хәл турында җиткерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Инде хәбәр ителгәнчә, Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз “ВКонтакте” дагы шәһәр төркемендә “Реченька” 80нче балалар бакчасы хезмәткәрләре эшенә карата канәгатьсезлек белдереп язган. Ана кеше әйтүенчә, бу атнада аңа тәрбияче шалтыратып, урамда уйнаганнан соң, кызының тагын бер бала белән юкка чыгуын хәбәр иткән. Ханым сүзләренә караганда, балаларның югалуы турында мәгълүм булганнан соң 1,5 сәгать узгач кына аңа шалтыратканнар.

Ул балалар бакчасына килгәч, тәрбиячеләрнең нәни кызларны табулары ачыкланган.
“Шушы вакыт эчендә кызлар өченче комплекста йөреп, өч тапкыр юл аша чыгарга өлгергән”, – дип ачынып язган ана.

Нәтиҗәдә Тикшерү комитеты Рәисе бу хәлнең нечкәлекләрен үзенә җиткерү бурычын йөкләгән.


Фикер өстәү