Вадим Захаров: «Әнинең үлгәнен мин күрмәсәм ярар иде», – дидем дә Кукмарага баш табиб янына чыгып киттем»

Җырчы Вадим Захаров «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кунак булды. Ул анда әнисенең чире һәм сабыр булуы турында сөйләде, дип яза «Интертат».

«Әнигә 57 яшь кенә иде. Авыруы турында соң белдек. Табиблар да «тиз һәм авыртусыз гына китәчәк» диде. Танышлар, дуслар бар бит инде. Министр, урынбасарлары… Булышып булмады. Сәламәтлек буенча нык хатын иде. Әмма гомере буе дару эчте. Кан басымы белән тилмерде. Шулкадәр дару эчү башка органнарына бәргәндер. Ул үзе дә «бу кадәр дару эчкән кеше күптән исән булмас иде» дип әйтте. Операция кирәк булган, миңа әйтмәгәннәр, мин бит инде хатын-кыз темасына сөйләшеп тә утыра алмыйм. Ул вакытта начар әйбергә китмәгән дә булган. Яңа гына үт куыгын алдырган иде, «әле генә кайттым, башка бармыйм» дигән. Бәлки, барган булса, исән дә булыр иде, дип тә уйлыйм. Шулай язгандыр дип тә уйлыйм.

«Хастаханәдән алып чыгыгыз, өйдә булырга тиеш», – диде табиблар. Йөри, сөйләшә иде. Бик күп операция ясаттык, эчәкләрен берсеннән өзеп, икенчесенә ялгыйлар иде. Онкологиядә айнып кына китә, тромб дип, РКБга күчерделәр. Тромбны тоттык, дип, хастаханәдән чыгардылар. Машинада кайтабыз, «улым, очарга иде һаваларга» дип, үзәге өзелеп әйтте. Өйгә кайттык. Тагын онкологиядән шалтыраталар, «анализлары әзер, алып килегез» дип, анда тагын «операциягә» диләр. Монысыннан чыга алмый инде, дим. Үземчә саубуллаштым, фотоларга төштек. Бик авыр, әйтеп бетерә торган түгел. Шул вакытта туганнар белән бердәм булырга кирәк. Аның янында кеше дә кирәк бит. Шул операциядән соң да аякка басты. Йөрәге таза булган. «Өйгә алып чыгарга кирәк, булырлык түгел», – диделәр.

Авылга җибәрмәдем, «бездә тора» дидем. Монда табиблар да бар. Бер тапкыр да үләм дә, яшим дә димәде. Ул ике югары белемле, берсе буенча медик бит. Безгә авыр булмасын өчен әйтмәгән инде. 1 ай бездә яшәде. Шул вакытта хатыным Лариса «юк» димәде. Бәдрәфкә күтәреп кертәм дә, аның бит процедуралары бар. Сеңелкәш тә килеп йөрде. Әти белән апа атна саен килә иде. Аннары «кайтасыңмы» дип сорадылар да, әни дә «кайтам» диде. Ишектән алып чыгып киттеләр, кайтып киттеләр. Фатирга ничек менгәнне дә белмәдем, мендәргә ятып еладым. Аның кадәр яшь түккәнем юк иде. Өйгә кайтып 5 көн торды да хәле авырайды. Кукмарага алып киттек, яшәтәсе килә бит, аннан аяк белән кайтмады, каталка белән алып кайттык. Аннан 2 атна әти яныннан да китмәде. Караватта әни ята, янында идәндә әти ятты. 2 атна торгызып, ашатып, әти карады, мин кайтам да китәм, кайтам да китәм.

Әни үләсе көнне барыбыз да янында идек. «Скорый» иртәнге сәгать 5тә «наркотик» кадап китте, берне запаска калдырды. Чыдый алмагач, аны да кададык, бердә «ай-яй» димәде, шулкадәр түзем булган.

«Әнинең үлгәнен мин күрмәсәм ярар иде», – дидем дә Кукмарага баш табиб янына көчле «наркотик» алырга чыгып киттем. Мин чыгып киткәч, әни үлгән, «улым, улым» дип әйткән. Безгә генә килә торган хәсрәт түгел, дип, үземне тынычландырам инде…» – дип, авыр кайгысы турында сөйләде җырчы.

«Бу кайгы үзем киткәнчегә кадәр җитә инде», – диде ул, әнисен югалту кайгысы басылмавын искәртеп.

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 17.30 минутта сөйли башлый.

 


Фикер өстәү