“Атна саен бер бүләк” бәйгесе җиңүчесе: “Башта – Коръән, аннан “Ватаным Татарстан” укыйбыз”

Узган атна бүләге Нурлатта яшәүче Минвәли Хөснетдиновка насыйп булды. 88 яшьлек бабай иртәнге 8гә редакциягә килеп тә җиткән иде инде.

Бик җитез кеше булды ул. Кай арада килде, кай арада кайтып та китте.
Минвәли абый гомер буе Казанда яшәгән. 2012 елда хатыны вафатыннан соң туган ягы Нурлат районына кайтып китә. Анда кайткач, Зәйнәп исемле тол хатын белән таныша. Бүгенге көндә икәү бергә матур итеп яшәп яткан мәлләре икән.
– Моңа кадәр бер бәйгедә катнашып самавыр откан идем. Менә хәзер чәйнекле булдык, – ди Минвәли абый. – Хатыным белән бер-беребезне аңлап яшибез. Шөкер, күзләребез күрә, газеталарны бик яратып укыйбыз. Икебез дә дин юлында. Башта Коръән, аннары “Ватаным Татарстан” инде сеңлем. Газетагыз бик эчтәлекле, мәгънәле. Иң элек Риман Гыйлемханов язмасын укыйм. Ул тормышның матур якларын күрсәтә. Дин битендәге язмалар, хәзрәтләрнең сорауларга җавапларын бик ошатам.
Хатыны Зәйнәп апа Хәйретдинова “Ватаным Татарстан”ны беренче иренең төсе итеп алдырам, ди.
– Наил абыегыз Хәйретдинов күп еллар “Социалистик Татарстан”ның Нурлаттагы үз хәбәрчесе булып эшләде. Аның вафатыннан соң газета минем дустыма әйләнде. 85 яшьтә инде мин. Шөкер, газеталар укып була әле, – ди ул. – Бүләк отуыбыз бөтенләй көтелмәгәндә булды. Бәхетебезне тикшерик дип кенә җибәргән идек. Менә бит бәхет елмайды. Редакция коллективында эшләүче һәркемгә исәнлек телим. Без дә исән сау яшәсәк иде.
“Атна саен бер бүләк” бәйгесендә сез дә катнаша аласыз. Моның өчен 2024 елның беренче яртыеллыгына “Ватаным Татарстан”га язылырга һәм шул квитанцияне 89179270040 ватсап номерына яки редакциягә хат аша юллый аласыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү