Саба мөслимәләре Казан мәчетләренә экскурсиягә килгән

Саба районындагы бер төркем мөслимә Казандагы иман йортлары тарихы белән танышкан. Сәфәрләрен “Ирек” мәчетеннән башлап, “Шамил” мәчетендә төгәлләгән алар.

– Гаҗәеп файдалы очрашу булды ул. 12 мәчет һәм 2 мәдрәсәдә булып, аларның тарихы белән кызыксындык. Мәчет, тәүбә, шөкер намазлары укып, иманнарыбызны ныгытып кайттык. Бу сәфәр турында ханымнар әле дә хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмый, – ди Ләйсән Гасыймова. – Барысы 40 мөслимә идек. Матур калфаклар кидек. Туристлар туктап, матур теләкләр теләде. Безне әлеге вакыйгалар белән Казан шәһәре гиды Рәшид хәзрәт таныштырды. Бу хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр.

Барыбызны да оештырып,башкалабызга экскурсиягә алып барган «Империя цветов» кибете хуҗасы,эшмәкәр Гөлнара Галимовага рәхмәт.


Фикер өстәү