Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Беренче төркем белән изге сәфәрдән Мөфти дә кайтты

18нче июльдән 19нчы июльгә каршы төндә “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән изге җирләргә сәфәр кылган Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты. Күркәм гадәт буенча, аларны Габдуллы Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре каршы алды. Рәсми хаҗ операторы вәкилләре белән беррәттән, туган җиргә аяк баскан хаҗиларның хәл-әхвәлләрен, хис кичерешләрен мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та белеште, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Татарстаннан хаҗилары утырган очкыч 18нче июльдә 01.30 сәгатьтә Җиддә шәһәреннән Истанбулга очты. Рейс вакытында 62 яшьлек хаҗия үзен начар хис итте һәм аңа гомерен саклап калу өчен “ДУМ РТ Хаҗ”ның табиблары кулдан килгәннең барын да эшләп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары хаҗияне ашыгыч ярдәм машинасы белән клиникага озату оештырылды.

Шулай итеп, бүген төнлә Казанга 65 хаҗи аяк басты. Алар башкалабызга ТК-427 рейслы “Төрек авиалинияләре” (Turkish Airlines) авиакомпаниясе очкычы белән кайтты.

Быел “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе белән хаҗ кылу бәхетенә ирешкән 810 хаҗиның соңгы төркемнәре “Стандарт” программасы белән 22нче июльдә, “Эконом” программасы белән сәфәр кылучылар 23нче июльдә кайтып җитәчәкләр. Быелгы хаҗ барлыгы 14 төркем җитәкчесе катнашында оештырылды.

Иң беренче булып туган җиргә әйләнеп кайтучы хаҗилар Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Кадиров җитәкчелегендә булды. Алар Казаннан изге җомга көнендә – 1нче июльдә кузгалып киткәннәр иде. Беренче ике төркем хаҗилар арасында күренекле дин эшлеклеләре, абруйлы шәхесләрдән – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әбу Яхъя, Нурислам Вәлиулла, Идрисҗан Киемов, шулай РИИ һәм “Мөхәммәдия” мөгаллиме Неккадам Фәйзуллоев, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һ.б. бар.


Фикер өстәү