Татарстанда 2023 елда хаҗга бару өчен гаризалар кабул ителә

Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы 2023 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә. Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарында гыйбадәтләр сезоны якынча 8 июньнән алып 20 июльгә кадәр кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр Татарстанның Диния Нәзарәте.

Быел хаҗга квоталар төбәкләрнең ихтыяҗларыннан чыгып бүлеп бирелә, Россия өчен квоталарның гомуми саны исә пандемиягә кадәрге күләмгә җитте – 25 000 урын. Моннан тыш, хаҗиләр өчен дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып кертелгән яшь белән бәйле барлык чикләүләр бетерелде. Рамазан аенда гына “ДУМ РТ Хаҗ” операторы махсус бәяләр буенча хаҗга юлламалар тәкъдим итә! Игътибар: урыннар чикле!

Татарстанда хаҗ калу өчен 4 программа эшләнде. Аларның – 360 мең сумнан алып 962 000 сумга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Хәрам мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (самолет белән яки самолет+автобус), туклануга, юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә. Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.

«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗны оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм гыйбадәтне мөмкин кадәр уңайлы шартларда Хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес рәвештә башкаруны гарантияли. Моның өчен сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре булачак хаҗиләргә онлайн һәм офлайн рәвештә дәресләр бирә: аларга хаҗның тәртипләре, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. аңлатыла. Аралашу Zoom, WhatsApp һәм Telegram-да бара.
Хаҗга гариза бирү яки урынны алып калу өчен +7 843-21-21-300, +7-800-555-92-10 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук сорауларны WhatsApp и Telegram аша +7-966-240-53-96 һәм +7-965-589-82-30 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була


Фикер өстәү