Татарстанда балалар глэмпинг һәм кемпингларда ял итәчәк

Мондый лагерьлар быел җәен Яшел Үзәннең “Пионер” лагеренда тәүге тапкыр эшли башлаячак.

Республиканың балалар лагерьларында глэмпинг һәм кемпинглар пәйда булачак. Тәүге тапкыр алар быел җәен Яшел Үзәннең “Пионер” лагеренда эшли башлаячак. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

Ведомство тагын ике лагерьда глэмпинг оештырмакчы. “Мирас”та – этномәдәни ял, “Мечта”да – балалар өчен экология-туристлык ялын оештыру күздә тотыла. Садыйков әйтүенчә, бу лагерьлар тикмәгә генә сайлап алынмаган. Алар бик матур табигать почмагында: күл, урман һәм Идел буенда урнашкан.
Хәзер Яшьләр министрлыгы, Татарстан Шәһәрләрне үстерү һәм табигый территорияләрне үстерү департаменты институты белән берлектә, проектның бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып эшли.


Фикер өстәү