Ләйсән Хаҗиеваның милли коллекциясен тәкъдим итү кичәсендә җырчылар чыгыш ясаячак

14 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Персона» модель агентлыгында модельер Ләйсән Хаҗиеваның «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дип исемләнгән яңа кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе була. Коллекцияләр төрле материаллардан эшләнгән: ефәк, бәрхет, табигый мамык. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Үзем тудырган коллекцияләрне тәкъдим итәм. Бу кичәдә мин иҗатымны күрсәтәм. Реконструкция белән дә, тарихи костюмнар белән дә шөгыльләнмим, стилизация ясыйм. Стильләштерү — барыбыз да кия ала торган кием тегү дигән сүз. Көндәлек кия торган киемнәр — минем өчен яңа юнәлеш. Өч коллекция тәкъдим итәм. Шул ук вакытта милли стильдән баш тарта алмыйм. Һәр останың үз стиле, үз тегү үзенчәлеге бар», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Ләйсән Хаҗиева.

Кичәнең алып баручысы Илмир Ямалов әйтүенчә, җырчылардан Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновлар, Азат-Алсу Фазлыевлар, Рината Тэй һ.б. чыгыш ясаячак. Алар Ләйсән Хаҗиева теккән киемнәрне киячәк.

«Ләйсән беренчеләрдән булып артистларны милли киемнәрдән киендерде, шул исәптән, мине дә. Концерт белән берлектә мода күрсәтү чарасын уздырган булды. Кызганыч, мондый чараларга Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы игътибар итми. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та күрсен иде. Үзеңне татар дип саныйм дисәң, милли киенеп кенә, күкрәк киереп булмый. Соңгы арада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милли киемгә игътибар бирде, бу күренеш күңелне шатландыра», — диде Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев.

Аның әйтүенчә, милли проектларга битараф булмаганнарның идеяләренә теләктәшлек белдерергә кирәк. «Татар халкы шушы мәгълүмат белән танышсын өчен, аны телевидениедән популярлаштырырга кирәк. Кызыклы проектлар ясап, таныштыру зарур. Мәсәлән, мәдәният министры Ирада Әюпова кая барса да, читек кия. Карап торышка шулкадәр матур, җанга җылы кереп китә», — диде җырчы.

«Соңгы шундый чараларның берсен без үз көчебез белән оештырдык. Ул бер дә җиңел түгел. Бүгенге көндә проблемалар күп, милли проектларны күтәрергә кирәк. Ничек кенә булса да, миллилекне онытмау зарур. Татар киносы дөнья буенча үсеш ала башлады, киләчәктә төрле илләрдә яшәүче татарлар милли киемнәрен тегеп, аларны киеп, мода кичәләрен үткәреп, татар киемнәре модасын зур залларда уздырсын иде. Бу тәкъдимне җитәкчеләр дә ишетер дигән өметтә калам», — диде Фирдүс Тямаев.

Алып баручы, музыкант Илмир Ямалов модельләрнең образлары аша Ләйсән Хаҗиеваның милли стильгә карашына игътибар итәргә өндәде. «Милли кием турында этнографлар, фольклорчылар да язган. Ләйсән шушы мәгълүматны туплап, үзенең күңеле аркылы, идеяләрен өстәп, киемне нинди юнәлештә стильләштереп була, дигән сорауга җавап бирә. Классик костюмнарны да милли рухта стильләштереп була», — дип саный ул.

«Милли стиль дигәндә аның тегү үзенчәлеген, бизәген исәпкә алырга кирәк. «Син бүген милли кием киеп килмәгәнсең», — дип, кемдер мине тәнкыйтьләргә мөмкин. Киенеп килдем дип әйтә алам, чөнки киемем татар киемнәренеке кебек тегелгән. Милли киемдә киенеп килегез дигәч, хатын-кызлар калфаклар кия. Бездә калфак кына түгел, башка бик күп матур киемнәр, элементлар бар. Шул ук камзулга да стилизация ясап була», — дип аңлатты модельер.

Ләйсән Хаҗиеваның тарихчылар белән дә бәхәсләшкәне булган. «Алар: «Элек болай киенмәгәннәр», — дип әйтә. Мин киемгә милли стиль өстим, стильләштерәм», — дип билгеләп үтте ул. «Бу проект Ләйсәнгә бик кыйбатка чыга. Артистларга дип теккән киемнәрен ул аларга бушка бирә. Күз алдыгызга китерегез, бу очсыз әйбер түгел. Ләйсән аның бөтен әйберен үз акчасына сатып ала», — диде Фирдүс Тямаев.


Фикер өстәү