«Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» VIII республика бәйгесенең беренче этабы башланды

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» VIII  республика бәйгесенең беренче этабы башланды. Быел республика конкурсына 33 дәүләт органыннан (министрлыклар һәм ведомстволар) 74 гариза килгән.

Конкурс 2 этапта 6 номинация буенча уза. Беренче этапта дәүләт хезмәткәрләре Татарстан Конституциясен, шулай ук рус, татар һәм бер чит телне белү буенча тест узачак. Икенче көнне катнашучыларны команда белән эшләү буенча практик биремнәр көтә.

Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов сүзләренә караганда, бүген дәүләт аппаратында 1700дән артык кеше хезмәт куя.

Дәүләт аппаратының җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстан илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсенә әверелде һәм күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм халыкның тормыш сыйфаты буенча алдынгы урыннарда тора, – диде ул.

Александр Белов фикеренчә, уңышлы хезмәткәр булу өчен үз эшеңнең профессионалы булу гына җитми. Идарә итә белү һәм лидерлык сыйфатларына ия булырга кирәк.

Без сезгә җитди сынаулар әзерләдек. Аларга законнарны белү, компетенцияләр, интеллект, аналитик фикерләү сәләтен бәяләү керә. Конкурстаҗиңүчеләр һәм катнашучылар Татарстан Рәисе администрациясенә һәм төрле ведомстволарга чакырылырга мөмкин, – дип сөйләде Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе.  

Бәйгенең ике көн нәтиҗәләре буенча киләсе этапка 36 кеше сайлап алыначак. Финалистлар республика комиссиясе утырышында үз проектларын яклаячак.

Бәйге йомгаклары буенча 12 җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү