Югары суд исерек хәлдә рульгә утырырга рөхсәт иткән – әмма бер шарты бар

Россия Югары суды туктап калган машина рулендәге сәрхушләрне штрафка тартуны тыйган. Бу хакта “РИА Новости” административ хокук бозулар турында эшләр буенча суд коллегиясе карарына таянып яза.

Суд Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә яшәүче бер ир-атка карата шундый эшне караган. Ул кичен юл кырыенда туктап, машинасы рулендә сәрхуш хәлдә утырган, шул ук вакытта “авто”сының двигателе сүндерелгән булган. Автоинспектор, автомобиль хуҗасын күреп алып, аңа беркетмә тутырган.
Нәтиҗәдә суд аны гаепле дип танып, 30 мең сумга штрафка тарткан һәм ике елга диярлек машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. Шуннан ир, үзенең хаклы булуын расларга теләп, Югары судка кадәр барып җиткән.

Суд коллегиясе аны аклаган. “Транспорт чарасы хәрәкәтләнгәндә генә сәрхуш хәлдә рульдә утыру ниндидер тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин”, – дигән нәтиҗә чыгарылган.
Шулай итеп, суд барлык карарларны юкка чыгарып, эшне туктаткан.


Фикер өстәү