Авыл ипотекасының кайчан яңартылачагын әйткәннәр

Россиядә ташламалы авыл ипотекасы – киләсе елның башыннан, агросәнәгать комплексына ташламалы кредитлар бирү – агымдагы ел азаныннан яңартылырга мөмкин. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Дәүләт Думасының Контрольлек һәм Аграр мәсьәләләр комитетларының уртак утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Ташламалы авыл ипотекасын бирүне киләсе елның башыннан яңартып җибәрәчәкбез, дип уйлыйм. Төп ставка үсү сәбәпле, элегрәк бирелгән кредитлар буенча йөкләмәләребез артты. Әмма бюджетны килештерү процессында акча алып, яңа елдан авыл ипотекасын бирүне башлап җибәрүне күздә тотабыз”, – дип аңлатып үткән министр.
“Ә инде агросәнәгать комплексын ташламалы кредитлауны ел азагында яңартып җибәрәчәкбез. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр эзлибез”, – дип өстәгән Дмитрий Патрушев.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы август аенда Россия банкларының, төп ставканың үсүе сәбәпле, авыл ипотекасын бирүне вакытлыча туктатып торулары турында кисәткән иде. Моңа кадәр исә – июльдә Хөкүмәт, авыл ипотекасы күләмен ике тапкыр арттырып, 6 миллион сумга җиткерде.


Фикер өстәү