Йомырка бәясенең кайчан төшәчәген әйткәннәр

Йомырка – кыйммәтләнүен ә түрәләр – фаразлар коруын дәвам итә. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев бу җәһәттән чираттагы фаразын җиткергән.

“Яңа елдан соң йомырка бәясенең төшә башлавына бик нык өметләнәм”, – дигән Патрушев “Interfax” хәбәрчесенә.

Патрушев әйтүенчә, йомырка – сезонлы продукт, һәм бәйрәм алдыннан һәрвакыт бераз кыйммәтләнә. Шул ук вакытта ул: “Дөрес, әлегә халык өчен бик уңайлы булмаган күренешне күзәтергә туры килә: бәяләр акрынлап үсүен дәвам итә”, – дигән.

Министр сүзләренә караганда, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, үз чиратында, йомырка бәясен йөгәнләү өчен кайбер чаралар күргән. Мәсәлән, инде киләсе атнада ук Әзербәйҗаннан тәүге йомырка китереләчәк.

– Ике-өч атнадан импорт пошлинасыннан башка гына Төркиядән йомырка китерелә башлаячак. Бу бәяләрнең үзгәрүенә китерәчәк, – дип билгеләп үткән Патрушев.

Исегезгә төшерәбез: Президент Путин узган атнада йомырканың ни өчен кыйммәтләнүен аңлатты. Авыл хуҗалыгы министры продуктны чит илдән кертүнең йомырка бәясе төшүгә китерәчәген белдерсә дә, кайбер икътисадчылар аның фикерен хупламый.


Фикер өстәү