Риман Гыйлемханов: Ныклап аякка баскан бай ир-атлар һәркемгә җитмәс бит…

Ир белән хатынның яшәгән саен бер-беренә якыная баруын ничек аңлатырга?  Бер уйлаганда, моның сере бик гади: кеше олыгайган сан үзенә таяныч, терәк кирәген күбрәк аңлый башлый. Мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның: «Хатын, картайгач, сине диваннан тартып торгызу өчен генә булса да кирәк», – диюен шаяртуга да борып булыр иде. Тик асылда бу сүзләрдә нәкъ менә таянышып яшәүгә бер ишарә бит.

Гомумән алганда да, бәндә баласы тумыштан ук үзенә таяныч эзләп яши. Ирләргә – булдыклы хуҗабикә, хатын-кызга җил-яңгырдан ышыклаучы ир кирәк. Тик менә кайчак үзеңә лаеклыны табу гына бик җиңел түгел. Шуңа күрә, дус-ишләр белән очрашканда, без танышу-кавышу мизгелләрен сагынып искә алырга яратабыздыр да.

Күптән түгел мәзәккә тартым бер вакыйга турында сөйләделәр. Бер оешмада эшләгән егет белән кызның кавышуы никтер көтелмәгән була. Кияү дигәнебез инде кырыкка якынлашып килүче өйләнмәгән карт егет, шул оешмадагы бер бүлек җитәкчесе. Килен буласы кеше утызны куып баручы кыз, карт кызлар рәтенә аяк басарга да күп калмаган. Шуңа күрә соңгы вакытларда еш кына тынычлыгы югала кызның, төшенкелеккә бирелә башлый. Төскә-биткә чибәр, бик булдыклы, эшендә дә бик яраталар, җитәкче егет тә аның кадерен белә, җае чыккан саен булышырга тырыша. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә сердәшләргә дә әйләнә болар.

Бер көнне кыз шефына: «Фәлән Фәләнеч, кияүгә чыгарга да вакыт җитте, танышларыгыз арасында берәр юньле кеше юкмы?» – ди.

– Соң, синең арттан егетләр көтүләре белән йөри түгелме соң?

– Йөрүен-йөри дә, ник шуларның берсе, миңа кияүгә чык, дип әйтсен! Җыен бозау… – ди кыз.

Юньле җитәкче үзенең кул астындагыларга барлык шартларны тудырырга, һәр гозеренә колак салырга тиеш бит инде. Егет әнә шундый юньле җитәкчеләрнең берсе була һәм кызга тормыш итәрлек бер яхшы егет табарга вәгъдә бирә. Бирүен бирә, кызны яшьләр күп җыела торган төрле тамашаларга, кичәләргә, театр-концертларга да алып йөри башлый. Әмма нәтиҗә нуль. Кыз инде җитәкчегә үпкәли дә башлагандай итә, үзенең булдыксызлыгына җитәкче дә ояла. Һәм беркөнне, аптыраганнан дигәндәй: «Миңа гына чыкмыйсыңмы соң?» – ди. Ә кыз, ике дә уйламыйча: «Алсаң, чыгам», – ди. Менә дигән итеп туй үткәрәләр болар һәм, җырдагыча әйтсәк, «пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп» яши башлыйлар.

Бу сәер хәлне уйлап чыгармадым. Егетнең әтисе белән күптән таныш мин. Якыннан аралашып яшәмәгәч, улының гаилә кору серләре турында гына ишеткән юк иде. Ә менә бу заманда кияүгә чыга алмый интеккән кызларның шактый икәне, ә көчле затлар арасында гаилә тотудан куркучыларның ишәя барулары турында ишеткәнем бар.  Демографик вазгыятьне яхшырту турында сүзләрнең һаман куера баруы да тикмәгә түгел, димәк.

Тагын ни әйтим инде… Иң әйбәте яшь чак – юләр чакта гаилә кору түгел микән?! Икең бергә әкренләп кенә акылга киләсең, бөтен сынауларны бергә узган парлар, гадәттә, бәхетле яши. Ныклап аякка баскан бай ир-атлар һәркемгә җитмәс бит, диюем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү