«Хәзер өйләнәм дисәң, юньле хатын-кыз да табып булмый бит…»

Бер уйлаганда, инде ни турында языйм икән дип, артык аптыраган юк. Тема – аяк астында. Әмма шуны күтәреп алып талкыйсы, кешегә күрсәтәсе бар бит әле. Менә шул вакытта икеләнүләр, баш авыртулар башлана да инде.

Беркөнне бер дус белән хатыннар турында сүз куертырга тотындык.

Ул: «Хәзер өйләнәм дисәң, юньле хатын-кыз да табып булмый бит, малай», – ди.

– Үзең тәрбияләп үстерсәң генә инде, – дим.

– Кара әле, шәп идея бит бу… Дустым шулай диде дә уйга калды. Тәрбияләп үстергән хатынны күз алдына китерә алмый иде бугай ул. Беренчедән, аның уенча, тәрбиягә алынган хатын бик тә яшь булырга тиеш, чөнки кешене чыбык чакта гына бөгеп була. Таяк булгач, шартлап сына ул. Икенчедән, хатын-кызны барыбер үзең теләгәнчә тәрбияләү мөмкин эш түгел, чөнки син аны тәрбияли-тәрбияли картаеп бетәсең һәм ирлек горурлыгың нульгә кала башлаганда, ул хатын әле биеп торган яшь ат кебек була. Өченчедән, нинди генә тәрбия алса да, хатын-кыз тормышта үзенекен эшли. Шуңа күрә ир белән хатын гомер буе ызгышып яшиләр… Дусның гаилә фәлсәфәсе әнә шундыйрак иде. Шуңа күрәдер ул: «Гомер буе тигез мәхәббәт белән, бер-береңә тугрылык саклап, аңлашып яшәүгә ышанасыңмы син?» – дип, миңа текәлде. Мин аңа, әлбәттә: «Әйе!» – дип әйтергә тиеш идем. Әмма нигәдер икеләнеп калдым. Аерылышуларның төп сәбәпләреннән берсе хыянәт икәнне кайдандыр укыганым бар. Һәр өч парның берсе шуны сәбәп итеп күрсәткән. Калганнары гомер буе мәхәббәт аңлашып яши дип өздереп әйтергә дә тел әйләнми. Әле җитмәсә дустым да: «Йөрмәгән ир, йөрмәгән хатын юк инде ул, бер-беренә сиздермиләр генә», – дип авыз ера. Әйтерсең лә бөтенесен дә читтән карап торган!

Шул вакыт башыма бер уй килде: тукта әле, мәйтәм, кайсы халыкларда аерылышулар күп икән? Дус белән бергә интернетка кердек. Татарстанда татар гаиләләренең – 37,3 проценты, рус гаиләләренең 30,6 проценты аерылыша дип язылган. Дөресен әйткәндә, киресен көткән идек. Татарларда гаилә югары әхлак кагыйдәләренә нигезләнә дип юкка горурланып йөрдек микәнни? Әнә Чечня, Дагыстан кебек милли республикаларда һәр мең гаиләнең берсе генә аерылыша дип язганнар, ә бездә һәр мең гаиләнең 370е булып чыга. Кая тәгәри икән татар? Бәлки, бу кадәр аерылышуларга җәмгыять гаепледер? Ялгышмасам, моннан алтмыш-җитмеш еллар элек гаиләләрнең нибары дүрт проценты гына аерылышкан. Димәк, совет чорында гаиләләргә ныграк игътибар бирелгән?

Әле хәтерлим, танышлар арасында берәр гаиләнең таркалуы турында хәбәр ишетелсә, бу гайре табигый хәл санала иде. Халык арасында ирнеңме, хатыныныңмы – кайсының гаепле булуы хакында пышылдашу китә иде. Берәүләр хатынны сүгә, икенчеләр ирне эттән алып эткә сала. Кыскасы, халык бу вакыйга уңаеннан үзе хөкем карары чыгара иде. Болай зурдан кубып шаулашу, бәлки, үзенә күрә бер тәрбия чарасы да булгандыр, башкалар өчен сабак булып, диюем. Бүген кемнәрнеңдер аерылышуы турында сүз чыкса, кайсыбызның исе китәр икән!

Объектив сәбәпләр эчкечелек, торак мәсьәләсе хәл ителмәү, фәкыйрьлек булса, субъектив сәбәпләр хыянәт, физик көч куллану, татарча әйтсәк, хатынны кыйнау, мәхәббәт уты сүнү кебекләре икән. Шуларны укыдым да, дус: «Әйдә, тагын карыйк әле, безнең яшьтәгеләр аерылыша микән?» – ди. Карадык, 20 елдан артык бергә яшәгәннәр арасында аерылышу очраклары турында бер-бер сан таба алмадык. Бәлки, интернет белән эш итүебез шул дәрәҗәдә генәдер. Әһә, менә бер кызыклы сан бар икән. Америкада бездәге кебек һәр ике гаиләнең берсе таркалса, Һиндстанда 1,5 проценты гына. Мин: «Әйдә, шунда киттек», – дигән булам. Моңсу гына елмаешабыз.

Шулай сөйләштек-көлештек тә, җырлап җибәрдек:

«Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре…»

Әмма күңел тынычланып җитмәде.

Чөнки статистика белән шөгыльләнүчеләр, аерылышучылар санының кимергә исәбе юк, диләр. Киресенчә, арта гына бара икән. Хәлләр яхшы якка үзгәрмәсә, дустым әйткән «тигез мәхәббәт белән яшәүче» гаиләләрне табу да бик кыен булачак, чөнки алар гайре табигый күренеш саналачак. Алар янына зоопаркка маймыл, яки башка экзотик җанвар карарга барган кебек йөрмәгәек. Әле Америка демократиясенең тагын бер казанышы куркыта. Анда инде бер җенестәгеләрнең мәхәббәте, гаилә коруы хуплануын ишетеп беләбез. Ә менә киләчәктә балаларга җенес сайлау мөмкинлеге дә бирсәләр, дөнья кай якка тәгәрәр икән? Мин үзебез өчен куркам, чөнки без «кеше тавыгы»на кызыгып яшәргә өйрәнеп киләбез. Читтән яхшылыкка караганда яманлык күбрәк тә керә шикелле тоела. Аптыраганнан әйтү инде. Матур гаиләләр корып, матур киләчәгебез булган матур балаларга сокланып яшисе килә бит.

 

                                                                                Риман Гыйлемханов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү